Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башланды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башланды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Брифингта видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Александр Шадриков  брифинг барышында билгеләгәнчә, санитар-экологик икеайлыкның төп ярдәмчеләре булып доброволецлар тора. Ул 2018 ел Волонтерлар һәм доброволецлар елы дип игълан ителде, дип искә алды.

Моннан тыш, 14-15 апрельдә яшьләр экология оешмаларының “Эковолна” республика форумы узачак.

Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, санитар-экологик икеайлык барышында республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчәчәкләр. Төп игътибар санкцияләнмәгән чүплек урыннарын ачыклау һәм бетерүгә биреләчәк.

Табигатне саклау законнарын бозуны ачыклау өчен җир өсте, су, һава һәм тимер юл транспорты файдаланыла.

2018 елның 1 апреленнән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы җирлегендә экология мәсьәләләренә югары һәм урта уку йортлары укучыларын җәлеп итү буенча яңа акция башланды. Шулай итеп студентлар законсыз чүплекләр турында фотофиксация җибәрә алалар. Иң активларны призлар көтә.

Александр Шадриков брифинг барышында   ММЧ вәкилләре сорауларына да җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International