Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Урман селекция-орлыкчылык үзәге - урман хуҗалыгын заманчалаштыруның ачык мисалы"
2012 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, “ВСС АВ” компаниясенең (Швеция) сатулар буенча җитәкчесе Андреас Бернер катнашты.
Мактаулы кунаклар республика Урман селекция-орлыкчылык үзәге белән танышты.
Аннары үзәк тантаналы төстә ачылды. Беренчеләрдән булып Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков чыгыш ясады. “Бүген Татарстан һәм Россиядә яңа үсентеләр белән урман мәйданнарын саклау мөмкинлеге туды. Моннан тыш, үзәк коллегаларга әлеге өлкәдәге яңа алымнарны үзләштерү мөмкинлеген бирә”, - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда, үзәк, нигездә, республика акчасына төзелгән.
“Бу сез киләчәккә ышанасыз, киләчәк белән, алдагы буыннар һәм Россиянең киләчәге хакына яшисез дигән сүз”, - диде В.Масляков һәм Саба урманчылыгы җитәкчелегенә телевизор бүләк итте.
“Без илебезне модернизацияләү хакында күп сөйлибез. Мин бу урман хуҗалыгын яңартуда уңай үрнәк дип саныйм. Без Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге яңа алымнарны күрәбез”, - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Безгә мондый үзәк бик тә кирәк иде. Бу Татарстанның урман хуҗалыгын үстерүдә җитди этәргеч булачак, безнең бурыч - әлеге үзәкнең барлык мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалану”, - диде республика башлыгы һәм җирле урман хуҗалыгы вәкилләренә интерактив такта бүләк итте.
РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин тантанада катнашучыларны шатлыклы вакыйга белән котлап, урманчыларга автобус һәм йөк машинасы тапшырды.
“ВСС АВ” компаниясенең сатулар буенча җитәкчесе Андреас Бернер журналистларга биргән интервьюсында бүген Татарстанда Россиядә шундый масштабтагы беренче питомник ачылуы хакында белдерде.
“Әлеге питомник күләме һәм автоматлаштыру дәрәҗәсе буенча уникаль. Без бу әле эшнең башы гына дип уйлыйбыз, чөнки Россиядә үсентеләргә ихтыяҗ зур. Питомникның җитештерүчәнлеге елына 12 миллион үсенте тәшкил итә”, - дип хәбәр итте А.Бернер.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
2026 елда Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга быел 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз