Җиңү көнендә Алексей Песошин Казанның Арча зиратында чәчәкләр салды

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Бүген, Җиңү көнендә, Казанның Арча зиратында “Җиңүче солдат” һәм “Кайгы кичерүче солдат”монументлары янында тантаналы рәвештә чәчәкләр салу чарасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Чәчәклар салуда Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары һәм якыннары, рәсми затлар булды. Ветераннарны суворовчы курсантлар каршылап, озатып йөрде.

Беренче булып чәчәкләрне “Җиңүче солдат” монументына салдылар. Бер минутлык тынлыктан соң өч тапкыр залп бирелде, шул ук вакытта күккә ак күгәрченнәр очырылды. Тантаналы марш белән Бөек Ватан сугышы чоры формасыннан сугышчылар взводы узды. Аннан икенче һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Алексей Песошин шулай ук Советлар Союзы Герое - летчик-истребитель Михаил Девятаев батырлыгына баш иде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International