Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Курчак театрында, Республика клиник хастаханәсендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә булды
2012 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда киң колачлы төзелеш һәм реконструкция проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Республика башлыгы төзелеш эшләре алып барыла торган “Әкият” курчак театрында, шулай ук реконструкция эшләре җәелдерелгән Республика клиник хастаханәсендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә булды.
Курчак театрында (биредә төзелеш эшләре инде ахырына якынлашып килә) Рөстәм Миңнеханов иҗат коллективлары шөгыльләнәчәк залларны һәм бүлмәләрне, шулай ук кафе урнашачак бүлмәне карады. Кайбер бүлмәләрдә әле эчке бизәкләү эшләре дәвам итсә дә, күбесендә бу эш төгәлләнгән инде. Шуңа бәйле рәвештә Р.Миңнеханов әзер бүлмәләргә иҗат коллективларын һәм балалар иҗаты түгәрәкләрен урнаштырырга кушты. Татарстан башлыгы кафега мөнәсәбәттә дә шундый күрсәтмә бирде. “Һәр объект эшләргә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Казан мэры Илсур Метшинга һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга.
Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы кысаларында республиканың иң зур медицина учреждениесендәге капиталь ремонт һәм реконструкция эшләренең барышы белән танышты. Татарстан Президенты яңа кабул итү-диагностика бүлеген, хастаханәнең төп корпусының ремонтланган бүлмәләрен карады, шулай ук перинаталь үзәккә һәм поликлиникага керде, анда пациентлар белән аралашты.
Республика балалар клиник хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре план буенча 2012 ел ахырында төгәлләнергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов хастаханә белән танышу барышында нәни пациентлар өчен уңайсызлыкларны киметү һәм аларга капиталь ремонт эшләре үткәрелгән хастаханәдә югары сыйфатлы медицина ярдәмен мөмкин булганча тизрәк күрсәтү өчен эшләрне тизләтергә күрсәтмә бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз