Рафинат Яруллинның сүзләренә караганда, Россия узган елда 509 миллион тонна углеводород һәм газ конденсаты чыгарып, дөньяда нефть табу буенча лидерлык позициясен саклап калган. Татарстанда 32,5 миллион тонна нефть чыгарылган, кече нефть компанияләре “кара алтын” чыгару күләмен – 0,9, “Татнефть” ААҖ 0,2 процентка арттырган.
“ТАНЕКО” ААҖндә 2 миллион тоннадан артык нефть эшкәртелгән. Тулаем алганда, 2011 елда Татарстанда 10 миллион тоннадан артык “кара алтын” эшкәртелгән, 2012 елга аны 15 миллион тоннага җиткерү бурычы тора.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖндә җитештерү күләме 7,6 процентка арткан. Шул исәптән 601 мең тонна этилен, 560 мең тонна каучук эшләп чыгарылган. Предприятиедә табыш алу буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешелде, бурычлар кимеде, дип хәбәр итте Рафинат Яруллин.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.