Илдар Халиков: “Архив эшен үстерү һәм камилләштерү 2012 елда тагын да актуальрәк булачак”

2012 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Архивчыларга электрон хезмәтләр күрсәтүгә күчүне тизләтергә кирәк. Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш архив идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында катнашкан Премьер-министр Илдар Халиков шулай дип белдерде.
Хөкүмәт рәисе, штат җитмәүгә, эш күләме артуга карамастан, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән архивчыларны бары уңай яктан гына бәяләп була, ди.
“Архив эшен үстерү һәм камилләштерү 2012 елда тагын да актуальрәк булачак. РФ Президенты Указы белән бу ел Россия тарихы, Ә ТР Президенты Указы белән Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул шартларда сезнең эшкә, материалларга игътибар артачак кына”, -дип ассызыклады ул. Илдар Халиков фикеренчә, архивларга игътибар арту урынлы. Алар бит документларны гади саклаучы гына түгел, ә файдалану ихтыяҗын күздә тотып саклыйлар.
Премьер-министр искәрткәнчә, архивлар эшчәнлегенең нигезе тарихи мирас белән генә чикләнми. Ул гражданнарны социаль яклаудан, аларга кирәкле документлар табуга булышудан да гыйбарәт. Мисал итеп ул пенсиягә чыгу өчен архивлар аша кирәкле документлар эзләүне атады. “Архив дисциплинасының үтәлеше генә социаль бурычларын хәл итәргә ярдәм итә”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Премьер- министр шулай ук архив документларын цифрлы форматка күчерү, үзәк архивны гына түгел, урыннардагы архивларны да техник җиһазландыру, электрон хезмәтләр күрсәтүне тизләтү мәсьәләләренә тукталып, җитәкчелекнең ярдәм кулы сузарга әзер булуын җиткерде.
Архивларда документларны саклау буенча урыннар җитмәү мәсьәләсенең, штат кытлыгының актуальлеген танып, Премьер-министр бу мәсьәләләрнең муниципалитет җитәкчеләрендә аңлау табачагына һәм чишелешенә ышаныч белдерде.
Хөкүмәт башлыгы Татарстан архивчыларының “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналы коллективының 2011 елда ТР Дәүләт премиясенә лаек булуын архивчылар эшчәнлегенә бирелгән иң зур бәя дип саный. Премьер-министр архивчыларга 2011 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. “Алдагы планнар халык, предприятие, муниципалитетлар җитәкчеләренең сезнең эшкә игътибарын арттырачак кына”, - дип ассызыклады ул.
Ә 2012 елга йомгакны зуррак залда ясарга килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International