Бүген Татарстан Республикасы белән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында 2012 елда агросәнәгать дәүләт программасын финанслау турындагы килешү имзаланды. Мәскәүдә документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник имза куйды.
Килешүдә Татарстанга авыл хуҗалыгы производствосына ярдәм итү өчен федераль бюджеттан субсидия бүлеп бирү каралган. Субсидия күләме узган елдагыдан ким булмаячак.
“Узган ике елдагыча язгы чәчү кампаниясенә нәтиҗәле әзерлек максатыннан министрлык төбәкләр белән дәүләт программасы чараларын финанслау буенча язгы кыр эшләре башланганчы килешү төзергә керешә”, - дип билгеләп үтте Елена Скрынник.
Министр ассызыклаганча, югары җитештерү күрсәткечләрен саклауның төп факторы – дәүләт ярдәме акчаларын үз вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тапшыру. Татарстан җитәкчелеге программаны гамәлгә кую буенча үз вазыйфаларын вакытында һәм тулысынча башкарачак дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов РФ авыл хуҗалыгы министрын.