Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2012 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында декларация кампаниясе башланды
2012 елның 7 феврале, сишәмбе
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан чираттагы декларация компаниясе старт алды. Аның барышында гражданнар 2011 елда алынган керемнәре хакында тулы хисап бирергә тиеш. Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, быел салым органнарына керемнәре турында 90 меңнән артык гражданнан декларация алыныр, кампания йомгаклары буенча физик затлар кеременнән 430 млн сумлык салым җыелыр дип көтелә. Ул бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта җиткерде.
Марат Сафиуллин билгеләп узганча, 2011 елдагы керемнәре хакында салым органнарына декаларация бирергә тиешле затлар исемлеге үзгәрешсез кала. Алар –мөлкәтен (фатир, йорт, автомобиль һ.б) сатудан керем алучы гражданнар, гражданлык-хокукый характердагы килешүләр нигезендә башка физик затлар яки оешмалардан керем алучылар, Россиядән читтәге чыганаклардан керем алучылар, лотерея һәм бүләк рәвешендәге керемнәре булучылар, керем алып, үз вакытында аннан салым тотылып калынмаган гражданнар.
Моннан тыш, керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле затлар категориясенә шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, үз кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар, закон нигезендә шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар керә.
Марат Сафиуллин искәрткәнчә, отыш, реклама характерындагы керемгә салына торган салым ставкасы 35 процент тәшкил итә. Ул 4 мең сумнан зуррак керемнән алына башлый.
Дивидентлардан алынган керемгә 9 процент салым салына. Физик затлар ала торган төп керемгә салым ставкасы 13 процент күләмендә каралган.
Декларация тапшырырга тиешле затларга бланкларны яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп алырга була. Яки инде алар Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе сайтына кереп (www.r16.nalog.ru) документларны "Декларация 2011" программасын кулланып автоматлаштырылган режимда тутыра ала. Марат Сафиуллин узган елларга караганда, быел декларация бланкларының бераз үзгәргән булуына игътибар юнәлтте.
Декларация кампаниясе чорында салым инспекцияләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Аларның эш сәгате атнага ике тапкыр кичке сигезгә кадәр озайтыла. Айга ике тапкыр шимбә көнне дә көндезге 3 кә кадәр хезмәт күрсәтәчәкләр. Башкаланың Бондаренко, 3 адресы буенча урнашкан консультация пунктында декларация тутыру, аның тәртибе, салым алына торган сумма һ.б. хакында тулы мәгълүматлар алырга була.
Марат Сафиуллин Декларация кампаниясе чорында дәүләт (федераль, республика) һәм муниципаль хезмәткәрләрнең үзләренең, гаилә әгъзаларының милке хакында мәҗбүри рәвештә белешмә тапшырырга тиешлеген дә ассызыклады. Быелгы Декларация кампаниясе чорында шулай ук милек сатып алуга, уку, дәвалану өчен тотылган чыгымнардан салым түләүләрен кайтару өчен декларация тутыру практикасы дәвам итә. Узган елгы кампания нәтиҗәсендә, шул рәвешле, барлыгы 2 млрд 300 млн сум кайтарылган.
Гадәттә, Декларация кампаниясе 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Быел бәйрәмнәр туры килү сәбәпле, вакыт бераз озыная. Декларация тапшыруның соңгы көне итеп 2 май билгеләнгән. Узган елгы кампания нәтиҗәсендә, физик затлардан 89 мең декларация алынган, алар кеременнән түләнергә тиешле салым суммасы 410 млн сум күләмендә булган.
Узган елгы Декларация кампаниясе республикада миллиардерлар санының 1 гә артуын ачыклаган (5 кеше) , ә миллионерлар саны үзгәрешсез (10 кеше) калган.
Узган еллар практикасы күрсәткәнчә, керемнәре хакында декларация тапшырырга тиешле гражданнарның күбесе законнарны үти, ди Марат Сафиуллин. Ә менә торакларын арендага биреп торучылар әлегә моннан еш кына кача. Марат Сафиуллин бүгенге көндә салым органнарының бу хакта мәгълүмат җыю буенча Торак милекчеләре ширкәтләре, участковыйлар белән актив эш алып баруын җиткерде. "Шул рәвешле, алар турыдан-туры яки суд аша декларация тутырырга мәҗбүр ителәчәк", -ди ТР идарәсе җитәкчесе. Аның ассызыклавынча, хәзер торакларын арендага бирүчеләр өчен билгеле бер вакытка патент алып, бу эшне шәхси эшмәкәр булып башкару хокукы каралган. Патентның максималь вакыты 1 елга исәпләнгән. Аның күләме 1800 сум тора. Бер елдан соң гражданнар патентны кабат алачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз