Казанда янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VIII Бөтенроссия ярышлары ачылды

2012 елның 8 феврале, чәршәмбе
Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында ТР Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VIII Бөтенроссия ярышлары һәм Россия министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең янгын сүндерү-гамәли спорт буенча кышкы чемпионаты ачылды.
Ярышларны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының баш хәрби эксперты Павел Плат, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, генерал-лейтенант Игорь Паньшин, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры генерал-майор Рафис Хәбибуллин һ.б. катнашты.
Республика Хөкүмәте җитәкчесе кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны республика Президенты исеменнән сәламләде.
Илдар Халиков турнир кунакларына һәм катнашучыларга 2013 елда Казанда Бөтендөнья спорт уеннары узачагын искәртте. Бу ярышлар да Универсиада билгесе астында уза.
Премьер-министр ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.
Павел Плат ярышларның Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелүе белән горурлануын белдерде. “Бу ярышларның Татарстанда үткәрелә торган башка спорт чаралары арасында югалып калмаячагына ышанам”, - дип ассызыклады ул.
Тантаналы чыгышлардан соң ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры турнирның дәрәҗәле кунакларына истәлекле сувенирлар бүләк итте. Традиция буенча ярышларда катнашучыларга чәкчәк тапшырылды.
Ярышларны ачу тантанасы РФ һәм ТР дәүләт флагларын күтәрү белән тәмамланды. Флагларны күтәрү хокукын узган елгы җиңүчеләр алды.
Ярышлар Казанда 8-9 февральдә үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International