Кукмара районы башлыгы Рауиль Рахматуллин районның эш нәтиҗәләренә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Ул узган ел район Г.Тукайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтте, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, гомумән алганда, 2011 ел Кукмара районы өчен уңышлы булган.
Кукмара районында яңа торак төзелеше актив бара. Хисап чорында барлыгы 28 меңнән артык кв.м. торак торгызылган. “Барлык республика программаларында да актив катнашабыз. Республика җитәкчелегенә районга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез, ышанычларын акларга тырышачакбыз”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Кукмара районында “Бәләкәч” программасы буенча 3 яңа балалар бакчасы төзелгән, шулай ук балалар өчен 2 өстәмә группа ачылган. Р.Рахматуллин 140 урынлы тагын бер балалар бакчасы төзергә кирәклеген белдерде.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.