Рөстәм Миңнеханов: "Фермерлык хуҗалыклары өчен инфраструктура тудырырга кирәк"

2012 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстанда авылда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын эзләячәкләр. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Игенчеләр сараенда узган ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының XII съездында әнә шулай дип белдерде.

ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров Татарстан фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының 2010-2011 еллардагы эшчәнлегенә хисап ясады. Ул бүгенге көндә авылда фермерлар очраша торган берничә проблеманы билгеләде. Аның сүзләренә караганда, аларның берсе җирле хакимиятләрнең урыннарда фермерларның җирне милеккә алуына ярдәм итмәүләре белән бәйле. Моннан тыш, ул авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү өчен бүлеп бирелә торган субсидияләрне тоткарлауга бәйле проблемаларны билгеләде.

Республика башлыгы ассызыклап үткәнчә, бу – игътибардан читтә калмаска тиешле бик мөһим мәсьәләләр. “Фермер хуҗалыкларына ярдәмгә күпме күләмдә субсидия бүлеп бирергә кирәклеген ачык билгеләү зарур. Шәхсән сез, шулай ук республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының фермерларга күпме субсидия кирәклегенә квотасы булырга тиеш, әгәр кемдер акчаны алып җиткермәсә, ул аларны алсын өчен барысын да эшләргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов чыгыш ясаучыга.

Президент моннан 5-7 ел элек республикада эре аграр предприятиеләргә ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте. “Хәзер без хуҗалык итүнең барлык формаларына да тигез күләмдә ярдәм күрсәтелергә тиеш дип саныйбыз. Без шәхси хуҗалыклар һәм фермерларда гаять зур резерв күрәбез. Фермерларның эш белән тәэмин ителүе мөһим. Бу – үзләрен тәэмин итәргә һәм башкаларны да ашатырга сәләтле кешеләр. Бу категориягә кергән кешеләргә без ярдәм күрсәтәчәкбез. Әгәр бездә актив фермерлар һәм хуҗалыклар күп булса, безнең икътисад тотрыклы һәм уңышлы булачак”, - диде Р.Миңнеханов.

К.Байтимеров шулай ук авыл хуҗалыгы сату һәм эшкәртү кооперативларының булмавына зарланды. Ул республикада уңышлы эшләүче һәм лаеклы табыш алучы берничә кооперативны мисал итеп китерде. “Мондый кешеләр хөрмәткә лаек”, - диде республика башлыгы. Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, фермерлар еш кына җитештергән продукцияләрен үзләренә файдалы бәядән сата алмый. Тармактагы яңалыклар турындагы мәгълүмат авыл хезмәтчәннәренә барып җитсен өчен, районнарда мәгълүмати-консультация үзәкләре булдыру турында үтенеч җиткерелде. Шулай ук авылда эшләү өчен квалификацияле кадрлар кирәклеге әйтелде.

К.Байтимеровның сүзләренә караганда, корылык чоры агросәнәгать комплексы өчен катлаулы булса да, фермер һәм крестьян хуҗалыклары кыенлыкларга бирешмәде, терлекләрне саклап калды, кайбер районнарда хәтта малларның баш саны артты да. Ул Р.Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм соңгы елларда авыл хезмәтчәннәренә ярдәмнең ике тапкыр артуын билгеләп үтте. Фермерлар һәм шәхси эшкуарлар “Лизинг-грант” программасы буенча гына да 204 миллион сумлык техника алды. “Мондый ярдәмне без 10 ел буе күрмәдек”, - дип белдерде К.Байтимеров.

“Без авылда туып үскән кешеләргә таянырга тиешбез. Алар өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу эшкә, яшәү шартларына да, тиешле белем алуга да кагыла. Без яшьләр авылга әйләнеп кайтсын һәм эшли башласын өчен аларны ни рәвешле җәлеп итү юлларын табарга тиеш”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Р.Миңнеханов үз чыгышында республикада соңгы елларда шәхси һәм ярдәмче хуҗалыклар эре эшкуарлык кебек үк әһәмияткә ия булсын өчен зур эш алып барылуын билгеләп үтте. “Биредә проблемалар күп. Күп кенә мәсьәләләр безнең һәм муниципаль дәрәҗәләрдә хәл ителәчәк. Без барлык докладларга анализ ясап, тиешле беркетмә әзерләячәкбез, ул авылдагы проблемаларны хәл итүдә юл картасы булачак”, - диде Р.Миңнеханов. Ул фермерлыкны үстерү өчен кирәкле күпсанлы кооперативлар төзү кирәклеген белдерде. Аның фикеренчә, субсидия бирү процедурасын гадиләштерергә, шулай ук кооперативларда аутсоринг системасын кертергә кирәк.

“Безгә сезнең позицияне һәм фикерләрегезне белү мөһим, - дип мөрәҗәгать итте Президент фермерларга. – Без күп нәрсәне үзгәртергә кирәклеген аңлыйбыз, шунлыктан сезнең белән диалог алып барабыз. Без сезнең фикерләрегезгә колак салабыз һәм алга таба да шундый ук тыгыз элемтәдә эшләүне дәвам итәчәкбез. Шәхси һәм фермер хуҗалыклары безнең агросәнәгать комплексындагы өстенлекләрнең берсе. Безнең тәҗрибә Россиянең башка субъектларына да таратыла. Без авылда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын эзләячәкбез. Бу эш бик тә мөһим”. Рөстәм Миңнеханов бүгенге съезд фермер хуҗалыкларын алга таба үстерү өчен тиешле этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. Очрашу ахырында республика башлыгы фермерларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International