Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Россия җыелма командасы әгъзалары: күп тапкыр Ауропа һәм дөнья чемпионы Евгения Канаева, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Кондакова, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Дмитриева, I Олимпия яшүсмерләр уеннары чемпионы Александра Меркулова да катнашты.