Рөстәм Миңнеханов: Транспорт комплексының халәте республика икътисады үсешен билгели

2012 елның 11 феврале, шимбә
Транспорт комплексы республиканың үсешен билгели. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

“Татарстан Республикасы транспорт комплексының 2011 ел эш нәтиҗәләре һәм 2012 ел бурычлары”на багышланган видеоконференция режимында узган коллегиясендә РФ транспорт министры Игорь Левитин, аның урынбасары Виктор Олерский, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев һәм башка рәсми затлар катнашты.

ТР Президенты сүзләренә караганда, транспорт комплексы республиканың икътисади үсешен билгели. Бүгенге көндә Татарстанда һәм Казанда башкарыла торган транспорт комплексын модернизацияләү, автоюллар төзелеше, юл чишелешләре буенча күләмле эшләрнең республика тарихында булганы юк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. “Юл хуҗалыгына сарыф ителгән акча 1 млрд. АКШ доллары тәшкил итә”, - дип белдерде ул.

ТР Президенты сүзләренә караганда, шәһәрлеләрдән Казанда транспорт чишелешләре төзү һәм юлларны ремонтлау белән бәйле туган кыенлыклар буенча шикаятьләр күп килә. “Нәтиҗәдә, республиканы, башкаланы бөтенләй икенче, инвестицион җәлеп итүчән, гражданнар өчен уңайлы итәбез”, - диде ул. ТР Президенты сүзләренә караганда, “дәүләт сәясәтеннән башка мондый зур проектларны гамәлгә куя алмас идек”.

Коллегия тәмамланыр алдыннан транспорт комплексы хезмәткәрләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре һәм РФ транспорт министры Игорь Левитин ведомство бүләкләре тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International