Объектны төзекләндерү эшләре 2010 елда башлана, беренче чираттагы эшләрне башкаруга 42,9 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әлеге акчаларга станция бинасы төзелә, суда тимернең күләмен киметү җайланмасы сатып алына һәм урнаштырыла, резерв су алу җайланмасы төзелә, 4 яңа скважина бораулана.
Икенче чираттагы эшләрне башкаруга республика бюджетыннан 45 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бүгенге көндә 2 резервуар төзү өчен 20 миллион сумга якын акча кирәк.
Моннан тыш, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә су үткәргеч челтәрләр бик нык тузганлыктан, су белән тәэмин итүгә бәйле катлаулы вәзгыять урнашты. Канализация коллекторларын төзекләндерү һәм яңартуга – 300 миллион, Яшел Үзәннең биологик чистарту корылмаларын модернизацияләүгә - 250 миллион, Көнбатыш, Көнчыгыш һәм Васильево су алу җайланмаларын реконструкцияләү эшләренә тагын 300 миллион сумга якын акча кирәк.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.