Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Яшел Үзән ел саен үзгәреш кичерә дип билгеләп үтте. “Чиста су, заманча клиника, автовокзал пәйда булды, алар барысы да районда тотрыклы икътисади вәзгыять нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Президенты сайлау алды темасын да игътибарсыз калдырмады. “Ил үзенән үзе үзгәрми. Исегезгә төшерегез, илебез 20, 10, хәтта 5 ел элек нинди иде. Бу вакытта Россия һәм безнең республика үзгәрешләр кичермәдемени? Ил – ул барыннан да элек без үзебез. Әгәр безгә барысы да начар кебек тоела икән, димәк безнең һәрберебез үз урынында начар эшли. Барыннан да элек үзебезгә бәя бирәбез. Бер генә революция дә халыкны бәхетле итмәде, бары тик тотрыклылык кына илнең киләчәк үсешендә нигез булып тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.