Илдар Халиков Чирмешән районында булды

2012 елның 13 феврале, дүшәмбе
Чирмешән муниципаль район Советының бүген узган хисап утырышында 2011 елда башкарылган эш йомгаклары игълан ителеп, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды. Чарага предприятие-оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, эшмәкәрләр чакырылган иде.

2011 елда районның социаль-икътисади үсешендә уңай тенденция күзәтелгән. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин сүзләренә караганда, ел дәвамында биредәге ятмалардан 1 млн 319 мең тонна, ягъни 2010 елга караганда, 2,5 процентка күбрәк нефть чыгарылган. Нефть тармагы эшчәнлеге халык мәшгульлеге, керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсенә зур йогынты ясаган.

Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә дә зур игътибар бирә. Былтыр бу тармакка төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 145 млн сум финанслар юнәлдерелгән. Шулай да терлекчелектә хәл ителмәгән мәсьәләләр кала. Үрчем алу һәм аның сакланышы буенча күрсәткечләр биредә алдынгы районнарга караганда түбәнрәк. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә нәсел эшен алып бару канәгатьләнерлек түгел, әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты, технологик һәм хезмәт дисциплинасы түбән.

Район җитәкчесе искәртүенчә, биредә социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча күләмле эшләр башкарылган. Лашманда спорт залы, бассейны, мастерскойлары булган мәктәп үзгәртеп корудан соң файдалануга тапшырылган. Иске Элмәледә яңа мәдәният йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Хисап елында районда планлаштырылган 8900 кв метр урынына 9030 кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Республика казнасы һәм башка чыганаклар хисабына ( 60 млн сум) 46,9 км арада Бәркәтәдә, Кара Чишмәдә, Лагеркада, Иске Кадида, Яңа Элмәледә, Әмирдә, Иске Сережкинода су челтәрләре төзекләндерелгән һәм үзгәртеп корылган. Бу эш быел да дәвам итәчәк. Моннан тыш, юллар төзү һәм ремонтлау планы да тормышка ашырыла.

Утырышта чыгыш ясаучылар Премьер-министр Илдар Халиковка авыл хуҗалыгы тармагына ярдәмне көчәйтү зарурлыгын җиткереп, социаль өлкәдәге үзгәрешләргә булышлык күрсәткәннәре өчен ТР Президентына, Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

Хөкүмәт рәисе үз чыгышында чирмешәнлеләргә мактау сүзләрен ирештерде. Ул соңгы елларда районда зур социаль үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. “Район үзәгендә генә түгел, барлык торак пунктларда күп эшләр башкарылганы күренеп тора”, -дип ассызыклады ул.

Чирмешән районында спорт корылмаларының күплеген, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кадрларның җимәве хакында белдергәч, Хөкүмәт башлыгы республика җитәкчелегенең сәламәтлек тармагына елдан-ел зур игътибар бирүен искәртте. “Былтыр Татарстанда соңгы 19 елда беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк булды. Бу бик сөенечле хәл”, - диде Илдар Халиков.

Утырышка кадәр, Премьер-министр үзгәртеп корылган, төп бинасына янкорма төзелгән Лашман урта гомумбелем бирү мәктәбендә булып, биредәге үзгәрешләрдән канәгать калуын җиткерде. 201 бала белем алучы бу мәктәптә шартлар шәһәрнекеннән ким түгел. Бассейн да бар, уку процессында 14 компьютер, 11 интерактив такта, 12 мультимедиалы проектор да файдаланыла.

Илдар Халиков бүген шулай ук районның туган як тарихы музеенда булды. Хөкүмәт башлыгы “Безнең Чирмешән” район газетасының 80 еллык юбилеена багышланган күргәзмәне бик ошатты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International