Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Яр Чаллыда Италия комбайннарын җитештерә башлыйлар
2012 елның 15 феврале, чәршәмбе
Бүген Чаллыда «СиЭнЭйч-КАМАЗ Индустрия» Россия-Италия предприятиесендә «CNH» комбайннары производствосы ачылды.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук «FIAT» концерны башлыгы Серджио Маркионе, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.
2009 елда “КАМАЗ” ААҖ һәм FIAT Group» составына керүче Италиянең «Case New Holland» компаниясе хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. 2010 елның гыйнварында компанияләр авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү буенча уртак предприятие булдыру турындагы килешүгә кул куйды һәм Чаллыда тракторлар җитештерелә башлады. Предприятиедә елына 4 мең берәмлеккә якын техника эшләп чыгару күздә тотыла.
Бүген предприятиедә комбайннар производствосы ачылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада ясаган чыгышында уртак предприятиенең иницаторы булган “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «FIAT» концерны башлыгы Серджио Маркионега һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка рәхмәт белдерде.
“Бу – авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиядәге иң яхшы проект”, - диде Татарстан Президенты. “Биредә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы өчен күптөрле техника җитештереләчәк, әлеге заманча машиналар Татарстанда гына түгел, бөтен илдә эшләячәк”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз