Бүген РФ Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга килде. Элек Россия Хөкүмәт башлыгы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 миллионынчы “КАМАЗ” чыгару тантанасында катнашты.
Бу уңайдан заводта митинг-концерт узды. Аның кысаларында предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләре “КАМАЗ” ААҖ Мактау грамоталары белән бүләкләнде, аларны “Ростехнологияләр” башлыгы Сергей Чемезов һәм предприятиянең генераль директоры Сергей Когогин тапшырды.
“КАМАЗ” сезнең талант, тырышлык, үз көчегезгә, предприятиегә, тармакка, илгә ышану нәтиҗәсендә кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгып кына калмады, ә ә бөтенләй яңа дәрәҗәдәге сыйфатлы продукция җитештерә башлады. “КАМАЗ” үз тармагында ил лидеры булып тора. Камазлылар күп еллар дәвамында катнашкан “Дакар” раллие автомобиль тармагының гына түгел, ә автомобиль спорты сөючеләр горурлыгы булып тора, ул сезнең сыйфатлы эшегез нәтиҗәсе. Мин сезне чын күңелдән котлыйм һәм иң изге теләкләремне белдерәм, зур рәхмәт сезгә”, - дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Россия Премьер-министры России Владимир Путин.
Завод хезмәткәрләре дәрәҗәле кунакны көчле алкышлар белән озатты, аннары Владимир Путин 2 миллионынчы йөк машинасы кабинасында имзасын калдырды.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.