Владимир Путин Яр Чаллыда Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
2012 елның 15 феврале, чәршәмбе
Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга рәсми сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Республика башлыгы Россия Премьер-министрына Татарстанда федераль программаларның гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде, Татарстанның аларның барысында да диярлек катнашуын ассызыклады.
Владимир Путин республиканың уңышларын билгеләп үтте, Татарстанның күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә баруын әйтте. “Бу ачыктан-ачык күзгә күренеп торган факт, әмма медицинада да, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә дә проблемалар бар әле”, - диде ул.
Татарстан Президентының сүзләренә караганда, социаль проектлардан республика өчен торак төзелеше һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау аеруча мөһим. Республикада моннан 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән 780 нән артык мәктәп бар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда укытучылар өчен күп нәрсә эшләнүен: электрон мәктәп системасы кертелүен, һәр мөгаллимнең ноутбуклар алуын билгеләп үтте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.