Рөстәм Миңнеханов Техник көйләү өлкәсендә тәңгәллекне бәяләү органнарының Бөтенроссия съездында катнашучылар белән очрашты

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Техник көйләү өлкәсендә тәңгәллекне бәяләү органнарының Бөтенроссия съездында катнашучылар белән очрашты. Съездда катнашу өчен Татарстан башкаласына РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Владимир Саламатов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев һ.б. килде.

Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов съездда катнашучыларны сәламләп, аккредитация, сертификатлаштыру органнарының, сынау лабораторияләренең продукциянең куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге, техник регламентларны кулланылышка кертүдәге мөһим ролен ассызыклады. Сәнәгате ныклы үсештә булган Татарстан өчен техник көйләү өлкәсендә тәңгәллекне бәяләү органнарының эшчәнлеге аеруча әһәмиятле. Аерым алганда, автомобиль төзелешенә кагылышлы кабул ителгән техник регламентлар нигезендә “КАМАЗ” ААҖ лабораториясендә зур тәҗрибә тупланган.

ТР Президенты кичә Чаллыда – “КАМАЗ” ААҖ дә Татарстан өчен мөһим предприятие – комбайннар җитештерү буенча Case New Holland компаниясе белән уртак производство ачылуын җиткерде. “СиЭнЭйч-КАМАЗ Индустрия” Россия-Италия уртак предприятиесе 47 мең кв метр мәйданда урнашкан. Әлегә аның локальләшү дәрәҗәсе 12-15 процент тәшкил итә. Киләчәктә аның күләме, Президент ассызыклаганча, 45 процентка җитәчәк. “Бу безгә бик кирәкле производство”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Билгеле булганча, Техник көйләү өлкәсендә тәңгәллекне бәяләү органнарының Бөтенроссия съезды 16 -17 февраль көннәрендә “Корстон”да уза. Чарада Таможня берлегендә техник көйләү системасы, Россиядә бердәм аккредитация системасы, аккредитация формалаштыруга таләпләр , Таможня берлегендә техник көйләү системасын төзүдә сәнәгатьнең роле хакында сөйләшү булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International