Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты йөкләмәләрен башкаруга багышланган видеоконференциядә катнашты

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен башкаруга багышланган киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык эшләре, коррупциягә һәм бер көнлек фирмаларга каршы көрәш мәсьәләләре каралды. Федерациянең барлык субъектлары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәне РФ Президенты Дмитрий Медведев катнашты. Киңәшмәдә ТР Пезиденты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Дмитрий Медведев киңәшмәне ачып, барлык төбәкләрдә дә сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту эшләре бара дип белдерде. Шулай итеп, Магадан өлкәсендә барлык ветераннар да торак булән тәэмин ителгән, 18 төбәктә торак алу өчен чиратта 100 ветеран гына клаган. РФ Президенты бу максатларга гына 2011 елда 62 млрд. сум бүлеп бирелде дип билгеләп үтте.

РФ Төбәк үсеше министры Виктор Басаргин ветераннарның торак шартларын яхшырту эшләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук Санкт-Петербург, Псков өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре дә ветеранарны торак белән тәэмин итү вәзгыяте турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Дмитрий Медведев РФ Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча нәтиҗә ясап, ветераннарны торак белән тәэмин итү программасын кыска вакытта тәмамлау зарур дип белдерде. Программаны гамәлгә ашыру өчен бюджетта акча каралган, диде ул.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар ана капиталын файдалану һәм күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Федерациянең 70 субъектында тиешле закон проектлары кабул ителгән, кайбер төбәкләрдә җир участоклары бирә башлаганнар. Иң күп җир участоклары Красноярски крае (790 участок), Алтай, Калмыкия, Мари Эль, Чувашиядә бирелгән. Гомумән алганда, ил буенча 90 меңнән артык гаилә җир участогы алу теләген белдергән. Участок 10-15 сутый тәшкил итә.

Дмитрий Медведев күп балалы гаиләләргә ярдәм итүне төбәк җитәкчеләре катгый контрольдә тотарга тиеш, төбәк бюджетын формалаштырганда да бу мәсьәләне күз алдында тотарга кирәк дип белдерде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International