Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Сарман районы уңай нәтиҗәләр һәм яңа өметләр белән яши"
2012 елның 18 феврале, шимбә
Сарман муниципаль районында яңа предприятиеләр пәйда булу бизнес өчен җәлеп итүчән булуы турында сөйли. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советы сессиясендә чыгышында белдерде.
Район башлыгы Нәфис Закиров Сарман муниципаль районының 2011 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында райондагы уңай үзгәрешләр турында белдерде. “Без биредә үзгәрешләр булуын, яңа кешеләрне, яңа эшмәкәрләрне күрәбез. Бүген социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә яхшы тәэсирләр калдырды, - диде республика башлыгы. – Районда үзгәрешләр күренә”.
Рөстәм Миңнеханов республиканың икътисади үсеше, яңа эре сәнәгать проектлары турында сөйләде. “Үсеш алган сәнәгать – ул Татарстанның көндәшлелеккә ия булу өстенлеге. Әмма безнең өчен иң мөһиме – кешеләр”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Республика җитәкчелеге халык өчен мәгариф, сәламәтлек саклау системасын модернизацияли, демография проблемасына игътибар бирә.
Рөстәм Миңнеханов урта классны формалаштыру зарурлыгы турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрлеккә ярдәм итү белән урыннарда шөгыльләнергә кирәк. “Һәр муниципалитет бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә тиеш", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Сарман районыны эш сәфәре уңай тәэсирләр калдырды диде. “Сарман районы уңай нәтиҗәләр һәм яңа өметләр белән яши”, - дип белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Сарман районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз