Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2011 елда республика судлары тарафыннан 728 мең 397 эш тикшерелгән
2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
Былтыр гомуми юрисдикция (ТР Югары Суды, шәһәр һәм район судлары, мировой судлар) судлары 728 мең 397 эшне караган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Бу хакта бүген Казанның “Гранд отель Казан” кунакханә комплексында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган ТР судьялары конференциясендә төп доклад белән чыгышы ясаган Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, һәр эштә ике заттан да ким булмаган. Шул рәвешле, һәр өченче татарстанлы судопроизводство орбитасына эләккән.
2011 елда республика судларына 443 739 гражданлык эше кабул ителгән, бу 2010 ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Җинаять эшләренең кимүе күзәтелә: 23 967 эш каралган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк. Административ эшләр саны 2,3 процентка артып, барысы 150 621 эшне тәшкил иткән. Һәр судьяга уртача нагрузкага килгәндә, елына 1 меңнән артыграк эш туры килә.
Узган елда гомуми юрисдикция судлары тарафыннан 19 мең 955 кеше хөкем ителгән. 2010 елга караганда җәзага таручылар саны 10,9 процентка кимегән.
Суд каршына баскан 24 мең 740 затның 80,7 процент өлеше җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән. Үзләренә карата җинаять эше көченнән чыккан затлар, хөкем ителгәннәрнең гомуми санының 18,1 процентыннан гыйбарәт.
Хөкем ителүчеләргә билгеләнгән чараларның күпчелек өлеше шартлы төстәге җәзага туры килә – 44,7 процент. Иректән шартлы төстә мәхрүм итү һәм төзәтү эшләре рәвешендәге җәза 8 мең 918 затка карата кулланылган.
Мәҗбүри эшкә җәлеп итү күрсәткече шактый арткан (27,1 процентка күбрәк). Бу җәза төре 2316 затка билгеләнгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз