Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Мәүлид бәйрәмендә катнашты
2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү күбрәк таралыш ала бара. Бүген театр бинасында узган зур күләмле чара республикада узган Мәүлид бәйрәмнәренә йомгак ясау булып тора.
Әлеге тантаналы чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чара ТР Үзәк төбәге казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов тарафыннан Коръән сурәләре уку белән башланып китте.
Кичәдә мөнәҗәтләр, нәшидләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнде, салаватлар һәм мәүлидләр әйтелде. Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган фильмнан өзекләр күрсәтелде. Анда пәйгамбәрләрдән соңгысы булган Мөхәммәд с.г.в.нең үзенең тугрылыклы, гүзәл әхлаклы булуы белән аерылып торуы бәян ителә.
Илдус хәзрәт Фәизов билгеләп үткәнчә, Мәүлид, аңа карата мәхәббәт тоту һәрдаим күңелдә саклана. “Бүген бу бәйрәмне ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов шәрефләде, ямьләде. Бу бәйрәм Коръәнгә, сөннәткә мәхәббәтне арттырды. Безнең халык беркайчан да беркайчан да болардан аерылмаган. Шуңа күрә дә без бүген шундый бәрәкәткә ирештек”, - диде мөфти. И.Фәизов шулай ук мөфтиятнең 2012 елны Коръән елы дип игълан итүен хәбәр итте. “Мәүлид укыган вакытта, тынычлык, бәрәкәт, иминлек, бәхет-сәгадәт була”, - дип, И.Фәизов мәүлид укыды.
Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин тантанада катнашучыларны бөтен Россия мөселманнары исеменнән Мәүлид белән котлады. “Монда җыелуыбызның сәбәбе – Мөхәммәд пәйгамбәргә гыйбадәт итү түгел, аңа мәхәббәт китерү”, - дип белдерде мөфти, елдан-ел Мәүлидкә килүчеләрнең саны арта баруын билгеләп үтте.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең бу җиргә гүзәл әхлакны тәмам урнаштыру өчен җибәрелгәнлеген хәбәр итте. “Без әхлагыбызны төзәтергә, яхшылыклар эшләп яшәргә тиеш. Аннан соң бер төрле мәхлукатка да зыян салмаска тиешбез”, - дип, ул мөселманның кулыннан да, теленнән дә башка кешеләргә зыян килмәскә тиешлеген ассызыклады.
ТР Төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов сүзләренчә, Мөхәммәд пәйгамбәр кешеләргә шатлык китерә торган булган. Аны кешеләр дә, хайваннар да яраткан. Котыра торган хайваннар да туктап кала торган булган. “Ул каты күңелле кешеләрнең күңелләрен йомшарткан. Без дә, Мөхәммәд пәйгамбәргә охшап, игелек эшләсәк иде”, - диде Сөләйман хәзрәт Зарипов.
Шулай ук тамашачылар каршында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, яшь башкаручы Ширин әл-Әнси, “Сорнай” һәм “Җомга” ансамбльләре һ.б. чыгыш ясады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз