Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Казан духовный семинариясендә булды
2012 елның 24 феврале, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан духовный семинариясендә булды. Ул семинария ректоры, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий озатуында сәнгать сыйныфында булып, студентлар белән аралашты, аларның нинди материаллардан файдалануы белән кызыксынды.
Шуннан соң республика башлыгы Изге Иоанн Кронштадский чиркәвендә булды, семинариянең ашханәсе һәм аудиторияләр белән танышты. Рөстәм Миңнехановка, аерым алганда, 18 компьютер белән җиһазландырылган информатика кабинетын күрсәттеләр. Республика башлыгы семинариянең Интернетта үз сайты булу-булмавы белән кызыксынды һәм уңай җавап алды.
Республика Президенты шулай ук семинария китапханәсендә булды, бүгенге көндә биредә 20 меңгә якын китап саклана. “Биредә Казанга бөтен Россиядән китерелгән газета-журналлар, революциягә кадәр чыккан китаплар бик күп”, - дип хәбәр итте архиепископ Анастасий. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тарихи әсәрләрне саклау өчен китапханәнең электрон базасын үстерергә кирәк. “Бу – бәһасез хезмәтләр”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
Уку йорты белән танышканнан соң Татарстан Президенты дин әһелләре белән аралашты. Мактаулы кунакны Май чабу бәйрәме уңаеннан коймак белән сыйладылар.
Казан духовный семинариясе 1997 елда яңадан торгызыла. Аның ачылышына Мәскәү һәм бөтен Рус Париархы Алексий Икенче дә килә. Казан духовный семинариясенең ректоры - Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий.
Казан духовный семинариясе – югары дини белем бирүче Татарстандагы бердәнбер уку йорты. Биредә фән докторы һәм кандидатлары фәнни дәрәҗәләренә ия югары квалификацияле укытучылар эшли.
Хәзерге вакытта семинариянең көндезге бүлегендә - 70, читтән торып уку бүлегендә 120 студент укый. Аларга 52 укытучы белем бирә.
Семинариядә шәһәр һәм Бөтенроссия күләмендәге фәнни конференцияләр үткәрелә, «Православный собеседник» журналы нәшер ителә, революциягә кадәр дөнья күргән 60 меңнән артык басманы үз эченә алган фәнни китапханәсе бар. Ул Идел буендагы шундый дәрәҗәдәге бердәнбер православие китапханәсе. Китапханәдә фәнни эш алып барыла, иске һәм яңа фондларның компьютер каталоглары төзелә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз