Татарстан һәм Россия җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгына ярдәмгә аерым игътибар бирелә. Премьер-министр республиканың бу максатларга федераль акчалар алу буенча лидер булуын искәртте.
Илдар Халиков районны ярдәм формаларын файдаланып, гаилә фермаларын һәм крестьян хуҗалыкларын үстерү программасында актив катнашырга чакырды. Ул социаль-икътисади үсешкә кагылышлы башка масштаблы проектларга: күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзелеше, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү, социаль ипотека программаларына да тукталды. “Соңгы ел ярым вакыт эчендә районга килгән инвестицияләр исемлеге зур. Бүленгән акчаларны кыска вакыт эчендә үзләштерүегез мөһим”, - диде Хөкүмәт башлыгы район җитәкчеләренә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.