Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Фән һәм сәнәгать, югары уку йортлары һәм предприятиеләр арасында үзара хезмәттәшлек урнаштыру мөһим
2012 елның 25 феврале, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының профессор-укытучылар составы, аспирантлар һәм студентлар активы белән очрашты.
КФУ ректоры Илшат Гафуров очрашуда билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә университетның нәкъ менә федераль университет сыйфатында формалашуын ышаныч белән әйтергә мөмкин. Бүгенге көндә КФУның гаять зур милек комплексы – 580 нән артык күчемсез милек объекты, аның составында 16 институт, 5 факультет бар, фәнни-техник һәм матди база сизелерлек яхшыртылган. КФУда 28 төп фәнни юнәлеш буенча тикшеренүләр алып барыла, докторантлар һәм аспирантлар әзерләнә. Шушы вакыт эчендә әйдәп баручы дүрт фәнни мәктәп РФ Президенты грантлары буенча дәүләт ярдәме алды. Үзенә “Инновацион эшчәнлек үзәге” фәнни-технология паркын, Мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары мәктәбен, бизнес-инкубаторны, кече предприятиеләр поясын һәм башка структур бүлекчәләрне берләштергән заманча инфраструктура булдырылган. Ректорның сүзләренә караганда, университетта уртача хезмәт хакы Идел буе федераль округы вузлары арасында иң югарысы – 30 мең 600 сум.
Ректор республиканың сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлекне төп проблемаларның берсе дип атады. Аның фикеренчә, бүгенге көндә университет базасында киң колачлы бурычларны хәл итү өчен полигон төзергә кирәк; КФУ Татарстанның әйдәп баручы компанияләре өчен фәнни базага әверелергә тиеш.
“Соңгы елларда вузларның үз тормышлары белән яшәүләре беркемгә дә сер түгел. Әмма бүген Россия Хөкүмәте әлеге проблемага җитди игътибар юнәлтте, без федераль университет статусын алуга ирештек”, - диде Татарстан Президенты очрашуда. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, бүген КФУ белән танышудан алган тәэсирләрне моннан элеккегеләре белән чагыштырып та булмый. “Без күптән түгел генә химия һәм физика институтларында булдык, андагы шартларны күреп кәефебез төште. Мондый шартларда сыйфатлы белем бирү, көндәшлеккә сәләтлелек турында сөйләү, кем беләндер ярышу мөмкин түгел. Бүген тәэсирләр бөтенләй икенче. Безнең дөньякүләм дәрәҗәдәге химия лабораториясе бар. Физика институтында 26 лаборатория булдырылган. Геология фәне буенча да планнарыбыз зурдан”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
КФУның предприятиеләр белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйле проблема хакында сөйләгәндә, республика башлыгы предприятие һәм вузларның төрле киңлекләрдә эшчәнлек алып баруын һәм белгечләр әзерләү дәрәҗәсенең еш кына базар чынбарылыгына туры килмәвен ассызыклады. Хәзерге вакытта кайбер чаралар күрелде, аерым алганда эре банклар КФУның Югары банк мәктәбе базасында белгечләр әзерләүгә кереште. ТР Президенты фикеренчә, шундый ук эш эре предприятиеләр белән дә алып барылырга тиеш. Р.Миңнеханов бу эштә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. “Ай саен университетка компания директорларын алып киләчәкмен, алар КФУда булган фәнни эшләнмәләр хакында мәгълүмат алырга тиеш. Биредә нефтехимиклар, нефтьчеләр, машина төзүчеләр өчен гаять зур мөмкинлекләр бар. Боларның барысы да көч, тырышлык таләп итә. Кайбер кешеләр моңа әзер түгел, әмма һәркем әгәр без артта калсак, беркемгә дә кирәгебез калмаячагын аңларга тиеш. Безнең студентларның да кирәге булмаячак”, - диде республика башлыгы. “Татарстан фәне әйдәп баручылар рәтендә булырга тиеш, моңа ышаныч зур”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
ТР Президенты КФУга сәфәре кысаларында университетның технология үзәгендә, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтында, Физика институтында һәм КФУның Югары банк мәктәбендә булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз