Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Дәүләт Киңәшчесе "Ел хәйриячесе - 2011" конкурсының "Социаль яктан җаваплы булган ММЧ" номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды
2012 елның 27 феврале, дүшәмбе
2011 ел нәтиҗәләре буенча “Ел хәйриячесе” исеменә Татарстандагы 37 муниципаль берәмлектән 189 номинант дәгъва иткән. Иң күп заявкалар Казан, Чаллы һәм Түбән Камадан алынган. Номинантлар узган ел социаль өлкәдәге проблемаларны чишү өчен 3 млрд сумга якын хәйрия ярдәме керткән. Конкурс комиссиясе шулар арасыннан 88 җиңүчене билгеләгән. Җиңүчеләр 7 номинациядә: “Күпьеллык партнерлык өчен”, “Изге эшләр гаранты”, “Иң яхшы хәйрия проекты”, “Иң яхшы коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы”, “Хәйрия инициативасы”, “Хәйриячелек-тормыш рәвеше”, “Социаль җаваплылыктагы ММЧ” номинацияләрендә бәяләнгән. Бүген “Ел хәйриячеләр”ен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында хөрмәтләделәр. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Чарага шулай ук “Беренче канал”да озак еллардан бирле “Пока все дома” тапшыруын алып баручы Тимур Кизяков чакырылган иде.
ТР Президенты, Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы рәисе Рөстәм Миңнеханов шәфкатьлелек үрнәге күрсәтүче хәйриячеләргә игелеклелек һәм киң күңеллелек өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең ярдәм белән республикада хәйриячелеккә яңа позитив этәргеч бирәбез”, - дип ассызыклады ул.
Хәйрия ярдәме күрсәтүдә эре һәм урта предприятиеләр лидерлар. 2011 ел нәтиҗәләре буенча “Күпьеллык партнерлык өчен” номинациясендә “Татнефть”, “Газпром трансгаз Казан”, “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим”, “Татэнерго” җәмгыятьләре җиңү яулаган. Ә “Казан вертолет заводы”, “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе”, “ТАИФ” компанияләр төркеме, “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” җәмгыяте, “Зенит” банклар төркеме, “Мегафон”ның Идел буе филиалы”, “Таттелеком”, “Автоградбанк”, “Челтәр компаниясе”, “Алексеевскидорстрой”, “Минзәлә автотранспорт предприятиесе”, “РИТЭК” һ.б. “Изге эшләр гаранты” номинациясендә җиңү яулады. Аларга дипломнар һәм медальләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
“Социаль җаваплылыктагы массакүләм мәгълүмат чарасы” номинациясендә “Татарстан” ДТРК, “Казан” телерадиокомпаниясе, “Нурлат” ТРК һәм “Бизнес Оnline” эшлекле электрон газетасы җиңү яулады. Аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләде. “Бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булырга кирәк дигән кечкенә генә сигналны республика халкы тиз арада ишетте. Хәйриячеләр санының елдан-ел арта баруы сөендерә. Бу мәрхәмәтле эштә актив катнашучыларның барысына да рәхмәт”, - дип белдерде ул.
“Иң яхшы хәйрия проекты”, “Иң яхшы коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы”, “Хәйрия инициативасы”, “Хәйриячелек-тормыш рәвеше” номинацияләре җиңүчеләре арасында Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый фонд, Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Истанбул шәһәре мэриясе, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Дәүләт симфоник оркестры, “АК БАРС СОЗИДАНИЕ”, “Хәйруллин” фондлары, крестьян-фермер хуҗалыклары, күмәк хуҗалыклар, шәхси затлар һ.б. бар. Аларның барысы да дипломнар һәм медальләр алды.
Бүген “Ел хәйриячесе - 2011” республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасында катнашкан ятим, инвалид, авыру балаларның күптәнге хыяллары да тормышка ашты. Сәхнәгә чакырылган бу балаларга хәйриячеләр хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеген бүләк итте – сертификатлар тапшырды. Бүләкләр арасында Париждагы Дисней-лэндка сәяхәт, Мариин театрына сәфәр, спорт инвентарьлары, музыкаль үзәк һ.б. бар. Беренче республика балалар хосписы да “Татнефтепродукт”, “ Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр”, “Казан вертолет заводы”, “РИТЭК” җәмгыятьләреннән сертификат алды. “Татинвестгражданпроект” исә хәйрия ярдәме буларак балалар хосписының яңа бинасын проектлауны үз өстенә алачагын белдерә.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз