Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Универсиада-2013 партнерлары белән өч килешү имзаланды
2012 елның 29 феврале, чәршәмбе
Дөнья күләмендә билгеле өч компания 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасының партнерлары булды. Бүген Казанда Уеннарның Оештыру комитеты утырышы кысаларында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының «Coca-Cola» системасы, «Хендэ Мотор СНГ» ҖЧҖ, «Макдоналдс» компанияләре белән партнерлыгы хакында ниятләр турындагы килешү имзаланды.
Килешүгә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2013 Уеннарның Оештыру комитеты башлыгы Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашында кул куелды.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов документка «Coca-Cola» компаниясенең Россиядәге спорт стратегиясе буенча глобаль директоры Стюарт Кросс, «Хендэ Мотор СНГ» ҖЧҖ генераль директоры Лим Бюн Квон һәм «Макдоналдс» компаниясенең үсеш һәм төзелеш буенча вице-президенты Виктор Эйдемиллер белән бергә кул куйды.
2013 елгы Универсиаданы үткәрү өчен «Coca-Cola» компаниясе алкогольсез эчемлекләр, җиһазлар тәкъдим итәчәк, барлыгы 9 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтәчәк.
«Хендэ Мотор СНГ» ҖЧҖ Универсиаданың генераль партнеры, транспорт чаралары белән рәсми тәэмин итүче булачак. Компания Казандагы Уеннарда транспорт хезмәтен оештыру өчен «Hyundai Solaris» һәм «Hyundai Sonata» маркалы 929 автомобиль, «Hyundai H-1» маркалы 122 микроавтобус һәм «Hyundai Universe» маркалы 344 автобус тәкъдим итәр дип көтелә.
“Макдоналдс” компаниясе исә 2013 елгы Универсиаданың рәсми партнеры булачак.
Килешүгә кул куйганнан соң Уеннарның яңа партнерлары катнашында түгәрәк өстәл узды. И.Шуваловның сүзләренә караганда, Универсиадага кадәр иң катлаулы спорт объектларында төзелеш эшләрен тәмамлау, транспорт инфраструктурасын модернизацияләү, волонтерлар җәлеп итү эшен дәвам итү бурычы тора. “Универсиада вакытында Казан дөньядагы иң яхшы шәһәрләрнең берсенә әверелергә тиеш”, - дип ассызыклады беренче вице-премьер.
“Әгәр сезнең партнерлар, РФ һәм ТР Хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлек итү буенча конкрет сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез булса, без фикер алышуларга әзер”, - дип мөрәҗәгать итте Шувалов партнерларга.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов әлеге очрашуга һәм килешүгә кул куелуга бик тә шат булуын белдерде. “Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә Уеннар онытылмаслык тәэсирләр калдырыр дип өметләнәм. Бу шулай ук башка юнәлешләр буенча да безнең элемтәләрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Без республикага, Хөкүмәткә, шәһәргә гаять зур җаваплылык йөкләнүен аңлыйбыз. Партнерлык аспектларын яхшылап өйрәнү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз