Проект буенча бина әкияти замок кебек төзелгән. Ул ак таштан манаралар, үрелгән колонналар, декоратив башка элементлар белән баетылган. Бинаның тышкы ягы халык әкиятләрендәге төсле скульптур композицияләр белән бизәлгән.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, “Әкият” мәдәният үзәге бинасының проект бәясе 1 млрд. 300 млн. сумга төшкән. Бинаның гомуми мәйданы – 21,7 мең квадрат метр тәшкил итә – шуның 7 мең квадрат метр мәйданында “Әкият” курчак театры урнашкан.
1934 елда нигез салынган “Әкият” дәүләт курчак театры элеккеге чиркәү бинасында урнашкан иде. РФ һәм ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова, РФ һәм ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров җитәкләгән курчак театры илнең бик күптәннән эшләп килә торган танылган коллективларыннан санала. Алар татар һәм рус телләрендә кырыклап спектакль куя. Әкиятләрдә төрле халыкларның тормыш-көнкүреше, тарихи һәм хәзерге заман вакыйлары чагылыш таба.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.