Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Һәр муниципалитет эшкуарлыкка ярдәм итәргә тиеш"
2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
Республикада тулай төбәк продукты күләмендә кече һәм урта биснесның өлеше 25 процент тәшкил итә. “ Бу аз, әлеге күрсәткеч ике тапкырга күбрәк булырга тиеш, алга таба эшчәнлекне шуннан чыгып оештырырга кирәк”. Бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгының ел йомгакларына һәм перспективаларына багышланган коллегия утырышында катнашкан ТР Президенты шулай дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнеска ярдәм итү республика җитәкчелегенең генә түгел, һәр муниципалитетның бурычы, төбәкләрдә моны аңлау булырга, һәр муниципаль районда Башкарма комитет җитәкчесенең берәр урынбасары эшмәкәрлек проблемалары белән шөгыльләнергә тиеш, дигән фикердә. Һәр район, һәр ведомство эшмәкәрлек белән җитди шөгыльләнсен өчен, агентлыкның алып барган эшчәнлеге үрнәк булырга тиешлеген ассызыклый Рөстәм Миңнеханов. Ул республикада кече һәим урта бизнес өчен эре инфраструктура проектлары төзү буенча уңышлар булуга карамастан, аерым муниципалитетлардагы караштан канәгать булмавын җиткерде. “Әгәр эш системалы алып барылмый икән, аның нәтиҗәсе дә булмаячак. Бүген эшмәкәрлеккә ярдәм буенча яңа адымнар хакында да уйларга кирәк”, дип Президент Инвестицион үсеш агентлыгын бу өлкәдә үзен тармакара координация органы буларак күрсәтергә чакырды.
Республика башлыгы белдергәнчә, кече һәм урта бизнесны дәүләт заказына җәлеп итү буенча да агентлыкның роле үсәргә тиеш.
Республикада эшләүче заманча “Химград”, “Мастер” индустриаль парклары, IT-паркларны ул илдәге иң уңышлы проектларның берсе буларак атады. Эре предприятиеләр белән хезмәттәшлектә Кама “Мастер” индустриаль паркы, “Камские поляны” индустриаль парклары кебек кече, урта бизнес өчен уңышлы мәйданнар төзүнең уңышлы булуын, мондый мәйданнарның тагын да күбрәк булырга тиешлеген искәртте Президент. Шул ук вакытта урыннарда индустриаль парклар төзүдә шәхси эшмәкәрләрдә зур кызыксыну булуын да ассызыклады. Бүгенге утырышта муниципаль дәрәҗәдә инвестицияләр җәлеп итүдәге тәҗрибә белән Яшел Үзәндәге “М-7” шәхси индустриаль паркы генераль директоры Руслан Хәлилов уртаклашты. Ул шәхси финансларга төзелүче индустриаль паркларның һәр муниципалитетта яшәргә сәләтле булуын һәм мондый проектларның уртача 7 елда үзен акларлык дәрәҗәгә чыгуын кат-кат искәртте.
Рөстәм Миңнеханов бу җәйдә Казанда ачылачак Агропромпаркның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче төрле формадагы хуҗалыклар өчен продукцияләрен сатуда зур ярдәм булачагына басым ясап, мондый мәйданнарны республиканың баш төбәкләрендә булдыру зарурлыгына да тукталды.
Президент фикеренчә, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык булган ресурсны файдалана белергә кирәк. Ул Татарстанда авыл хуҗалыгы, торак –коммуналь хуҗалык һ.б. тармакларда эшмәкәрлек үсеше өчен перспективалар зур, дип саный.
Утырышта яңгыраган чыгышларда эшмәкәрләр белән урыннардагы түрәләр арасында аңлашу булмауның үсешкә киртәләр тудыруы да күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов мондый кыенлыкларга очрамас өчен ике арада эшчәнлекнең анык регламентын булдыру кирәклегенә басым ясады. Президент бүгенге зур очрашу эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә яңа этәргеч бирер дигән өметтә калып, һәр муниципалитетта бу өлкәгә караган программа булырга тиешлеген белдерде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз