Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанга эш визиты белән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров килде
2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Казанга ике көнлек эш визиты белән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар каршы алды.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров сәфәренең төп максаты – “Югары технологияле продукция экспортына комплексы ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү турында”гы сәнәгать буенча Координация советы эшендә катнашу. Чара “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә узачак.
Искәртеп үтәбез, сәнәгать буенча Координация советы утырышын РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра.
Пленар утырышта Мәскәү, Чиләбе шәһәрләре, Удмуртия, Чуашстан, Мордовия Республикалары, Ульян, Свердловски, Курган һәм башка өлкәләрнең дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук “Ростехнологияләр” дәүләт концерны, “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ, “Оптик системалар һәм технологияләр” фәнни-җитештерү концерны ААҖ, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ, “Туполев” ААҖ, “Оборонпром” Берләштерелгән сәнәгать корпорациясе” ААҖ, “Россия вертолетлары” ААҖ, “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ топ-менеджменты, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Денис Мантуров Рөстәм Миңнеханов һәм “Казан вертолет заводы” ААҖ җитәкчелеге озатуында җитештерү мәйданчыкларында булыр, Татарстан Республикасы машина төзелеше һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе урын алган күргәзмә белән танышыр дип көтелә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз