Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек (Россотрудничество) буенча федераль агентлык арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.
Документка Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова имзаларын куйды.
“Юл картасы” кысаларында 2019-2020 елларга халыкара гуманитар, фәнни-техник,мәдәният һәм мәгълүмати элемтәләр өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән чаралар уздыру планлаштырыла.