Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнехановның Һиндстанга сәфәр нәтиҗәләре буенча нефть эшкәртү белгечләреннән эшлекле төркем төзеләчәк
2012 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Якын көннәрдә «Reliance Industries» компаниясе (Һиндстан) белгечләре һәм Татарстан Республикасының кайбер нефть эшкәртү тармагы предприятиеләре вәкилләреннән торган эшче төркем оештырылачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Джамангар шәһәренә (Һиндстан, Гуджарат штаты) эш сәфәре барышында шундый килешү төзелде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, сәфәрнең төп максаты – Һиндастандагы иң заманча предприятиеләрнең берсе булган «Reliance Industries» компаниясенең нефть эшкәртү заводында производствоны оештыру белән танышу иде. Яклар шулай ук нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
Джамангар шәһәренең нефть эшкәртү комплексына сәфәре истәлеге итеп Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү заводы янындагы агачлыкта манго агачы утыртты. Яшел зонада 100 меңнән артык манго агачы үсә, биредә боланнар, селәүсеннәр, тавислар яши, бу завод янында экологик вәзгыятьнең яхшы булуы хакында сөйли.
Сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – республика башлыгының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов озатып йөрде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз