“Шундый зур территориясе була торып, Россия транспорттан башка үсеш кичерә алмый”, - дип ассызыклады Дмитрий Рогозин үз чыгышында һәм әлеге өлкәдә амбициоз бурычлар кую һәм аларны хәл итүдән курыкмаска чакырды.
РФ транспорт министры Игорь Левитин утырышта катнашучылар алдында төп доклад белән чыгыш ясады. Ул илебездәге транспорт системасының хәзерге торышы, тимер юл, автомобиль һәм шәһәр, һава, диңгез транспорты тармакларында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру хакында сөйләде. И.Левитин транспортка бюджеттан тыш инвестицияләрнең артуын билгеләп үтте.
Министр 2012 елда Россия Транспорт министрлыгы алдында торган кайбер бурычларны билгеләде. Алар арасында транспортны модернизацияләү, транспорт узелларын үстерү, юлларны ремонтлау һәм карап тоту, суднолар йөрешенең куркынычсызлыгын тәэмин итү, төбәк һәм җирле һава элемтәсен үстерү, шәһәр җәмәгать транспорты паркын яңарту һәм башка бурычлар бар.
ТР Президенты вазифаларын башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышының башында Россия Транспорт министрлыгының Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларга сизелерлек ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. “Федераль хакимият һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә республика транспорт комплексының үсеш темплары югары булып кала: Татарстан территориясеннән узучы федераль автомобиль юллары участоклары реконструкцияләнә, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары челтәре үсеш кичерә, транспорт инфраструктурасы объектлары модернизацияләнә”, - диде Илдар Халиков.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.