2018 елда Татарстанда торак төзелеше планы 70 процентка диярлек үтәлгән

2018 елның 29 сентябре, шимбә

2018 ел башыннан Татарстанда 1 млн 650,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу сан төбәк буенча еллык планның 70 процентка якынын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладын министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек һәм төбәкнең алдынгы предприятие җитәкчеләре тыңлады.

Татарстанда файдалануга тапшырылган һәм тулаем әзер торак күләме чынлыкта күбрәк, диде республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Бөтен районнарда да статистика алып баруга тиешенчә җаваплы карамыйлар.

Төзелә торган торак структурасында берничә эре программа бар. 3 мең 873 фатирлы 121 йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. 182 йорт арендага торак программасы буенча төзелә, файдалануга тапшырылган 83 йорт инвестицион торак төзелеше программасы буенча торгызылган.

Быел 297 ятим баланы фатир белән тәэмин итү планлаштырыла. Моның өчен 355 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 ветеран да өй туе үткәрәчәк. Алар өчен төзелә торган 7 йортның әзерлеге югары дәрәҗәдә дип бәяләнә. Шулай ук биш яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  күпбалалы 45 гаилә яңа фатирга күчәргә планлаштыра.

Хәзер республикада 2019-2021 елларга торак төзелеше программасын формалаштыру буенча актив эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International