Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм хезмәткә чакыруны оештыру, аны уздыру буенча РФ Оборона министрлыгы үткәрә торган Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы да катнаша. Былтыр шушы эш йомгакалары буенча республика Үзәк хәрби округында I урынга чыккан – бу хакта әлеге хәрби округ Хәрби советының быел 10 февральда кабул иткән күрсәтмәсе бар.
Шуңа бәйле рәвештә, бүгеннән башлап, Татарстанда 3 көн рәттән Үзәк конкурс комиссиясе эшли. Бүген ТР Хөкүмәте йортында республиканың хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә һәм Үзәк конкурс комиссиясе рәисе булган РФ Хәрби Көчләре Генераль штабының оештыру-мобилизацияләү Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Николенко җитәкчелегендәге әлеге комиссия әгъзалары, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, республиканың Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Эчке эшләр, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыклары, шушы уртак эшкә мөнәсәбәтте булган ведомстволар башлыклары катнашында эш юнәлешләрен билгеләү буенча киңәшмә уздырылды.
Р.Моратов искәртеп үткәнчә, Татарстан бу конкурска 6 ел катнашып, беренче елны II урын, аннары 4 ел рәттән I урыннарны яулап килде, хәзер дә, узган елгы эш нәтиҗәләре буенча, шуңа дәгъвалый. Комиссия исә Казанда, Чаллыда һәм Чистайда бу мәсьәләдә эш оештырылышы белән танышачак. Аерым алганда, егетләрне хисапка алу-хезмәткә чакыру эше, сәламәтлекләре ягыннан хәрби хезмәткә яраклылык, хәрби-хисап белгечлекләре буенча әзерләү, гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләү эшенең нәтиҗәлелеге, хәрби хезмәткә гражданнарны чакырганчы ук региональ программа буенча әзерлек узулары, хәрби хезмәттәгенең һөнәр сайлаганда хәрби–һөнәри ориентацияләү һ.б. мәсьәләләрдә эш оештырылышы комиссия өчен кызыклы. Хәер, С.Николенко да, Татарстан конкурсның янә иң югары урынына дәгъвалый, дип раслый. Николенко рәис булганнан бирле, Татарстан алдынгы урыннар яулый, диючеләр бар, ышанмаучыларны мин үзебез белән шушы республикага комиссия уздырганда чакырам: килсеннәр, кадет корпусларын, хәрби-хисап белгечлекләре буенча югары һәм урта һөнәри уку йортларында егетләрне хезмәткә әзерләүләрен күрсеннәр, ди ул. Андый уку йортларында сержантлар әзерләү кирәк, чөнки аларга ихтыяҗ зур. Татарстан РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү буенча федераль система программасы концепциясен күпкә алга узып үти: илдә кадет корпуслары ачыйк, дибез, ә Татарстанда алар инде бар, югары белемлеләрне чакырту турында сүз кузгаттык, ә Татарстан моны да алда башкарып чыкты – хәрби хезмәткә чакыртылучыларның ил буенча 18-19 проценты югары белемле булса, сезнең республикада – 28 процент, дип канәгатьлек белән сөйләде Генераль штаб вәкиле.
Мондый югары бәяләмәнең барлык юнәлешләрдә дә сыйфатны яхшыртырга кирәклеген республика җитәкчелеге яхшы аңлый, Татарстан Республикасы Президенты үзе чакырылыш комиссиясе рәисе булып тора, дип билгеләп үтте Р.Моратов. Бу мәсьәләдә башкарыла торган эшләр хәрби хезмәткә җәлеп итүне генә түгел, ә аның абруен күтәрүгә дә юнәлтелгән, җәмгыять егетләрнең конституцион бурычларын үтәвенә башкачарак карый башлый, диде беренче вице-премьер.
С.Николенко сүзләренчә, алга таба хәрби хезмәткә контракт нигезендә кабул итүгә игътибар зуррак булачак. Мәсәлән, 2012 елда 186 мең кеше кабул итү планлаштырылган, 2017 елга – 425 меңләп, аннары ел да 50шәр мең. Аларга 25 мең сумнан 50 меңгә кадәр түләү күздә тотыла – монысы хәрби хезмәткә кызыктыру, ягъни мотивация булдыру өчен. Алар гомумхәрби әзерлек, ягъни кискен шартларда исән калу мәктәбе (школа выживания) узган булырга тиеш. Ә инде 1 елга чакыртылучылар хәрби сәләтлелектә мөһим урыннарга билгеләнмәячәк, ди ул.