Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Айнур Адельдинов журналистларга 50 иң яхшы инновацион идеягә конкурсындагы яңалыклар турында сөйләде
2012 елның 3 апреле, сишәмбе
1 апрельдән “ТР өчен илле иң яхшы инновацияле идея” дигән VΙΙI республика бәйгесе старт алды. Конкурсны елдагыча ТР Инвестиция-венчур фонды ТР Фәннәр академиясе һәм Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды белән берлектә оештыра. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында конкурска заявкалар кабул ителә башлау турында игълан ителде. Очрашуда ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов белән ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров катнашты.
Конкурсның төп максаты – инновацияле эшчәнлекне стимуллаштыру. Быел да бәйге өч этапта һәм 8 номинация буенча узачак. Ә менә аның эчтәлегенә җитди үзгәреш кергән. Быел конкурска заявкалар идеянең республиканың яки Россиянең конкрет предприятиесендә гамәлгә кертү өчен кызыксыну табуын раслаучы документ белән бергә тәкъдим ителергә тиеш. Айнур Әйделдинов моны коммерциализацияләүгә дәгъва итүче заявкаларны сайлап алуны җиңеләйтер, дигән ышаныч белдерә.
“ТР өчен илле иң яхшы инновацияле идея” бәйгесенә тәкъдим ителүче заявкалар саны елдан-ел арта бара. 2005 елгы бәйгегә – 490 проект алынган булса, 2010 елда, мәсәлән, конкурста 1503 проект, ә узган ел 1659 проект катнашкан. ТР Фәннәр академиясе әлеге бәйгедә баш экспертиза оешмасы буларак чыгыш ясый. “Конкурска алынучы заявкалар саны арта баруга карамастан, кызганыч, тәкъдим ителүче проектларның сыйфаты еш кына аксый. Узган елларда конкурска алынган заявкаларны анализлау шуны күрсәтте”, - ди Әхмәт Мазһаров. Аның ассызыклавынча, заявкалар фән өлкәсендә куелган шартларга кайчак җавап бирми, эксперименталь тикшеренүдән башка тәкъдим ителә. “Проектларның сыйфаты өчен көрәшкә вакыт җитте”, - дип ул конкурсның таләпләрен катгыйландыруны шуның белән дә бәйләп аңлатты.
Айнур Әйделдинов хәбәрчебез белән булган әңгәмәсендә белдергәнчә, Фәннәр академиясе проектларны фәнни эзләнүнең ни дәрәҗәдә дөрес юлда булуыннан чыгып бәяләсе, Инвестиция-венчур фондының бурычы – аларга кешелек мөнәсәбәтләреннән, команда күзлегеннән чыгып бәя бирүдә. “Иң беренче чиратта, проектның уңышы аны гамәлгә ашырырлык яхшы команда булуда”, - дип ассызыклады ул.
Ә инде конкурска кабул ителә торган заявкаларга шартларны катгыйландыруга килгәндә ул, моны алга таба мөмкин булган финанс рискларыннан китү юлы дип санамый. “Компанияләр эреме, вакмы, эшчәнлегенең төрле этапларында рисклардан азат түгел. Бүгенге көндә мин иң зур риск дип команда рискын атар идем. Проблеманың зурысы башлангыч этапта килеп чыга. Әгәр компания шушы этаптан уңышлы гына узып китә икән, ул чакта бу компаниянең үсешенә өмет бар”, - ди фонд директоры.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз