"Алабуга" махсус икътисадый зонасында Rockwool компаниясенең иң эре заводы эшли башлады

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
Бүген Алабугада «Rockwool» заводын ачу тантанасында катнашкан Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина “Алабуга” махсус икътисади зонасының үсеш дәрәҗәсе һәм перспективасына бәя бирде.

“Алабуга” бүгенге көндә Россиядә динамик үсеш кичерүче махсус икътисади зоналарның берсе. Биредә 25 резидент теркәлгән, 5 предприятие эшли инде, бүген алтынчысын ачтык. Алга таба да яңа заводлар төзеләчәк. Әлеге предприятиеләр икътисадыбызның структурасын үзгәртү, аны диверсификацияләү җәһәтеннән зур әһәмияткә ия. Биредә инфратсруктура үсеше өчен яхшы шартлар тудырыла, әлеге максатларга 15,5 миллиард сум күләмендә акча салынган инде”, - диде Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры.
“Бу зонада чит ил инвесторларына яңа компанияләр булдыру өчен бернинди административ киртәләр дә юк. Тулаем алганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасы бик яхшы үсеш кичерә, ул алга таба да үсештә булыр дип өметләнәбез”, - диде Э.Нәбиуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International