Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев белән Илдар Халиков Болгарда төзелә торган объектларда булды
2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кылды. Алар “Яңарыш” республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларны карады. Беренче Даши Намдакованың “Болгарны саклаучы” скульптурасын урнаштыру урынын карадылар. Элек сынны Истәлекле билге белән Җәмигъ мәчете арасында урнаштырылу хакында хәбәр ителгән иде, бу мөселманнар җәмгыяте вәкилләрендә канәгатьсезлек уятты.
Нәтиҗәдә скульптураны Елга вокзалы мәйданчыгында урнаштыру планлаштырылган иде. Бүген сынны урнаштыру буенча тагын бер урын каралды - Елга вокзалыннан 200 метр ераклыкта, мәчеттән ерактарак Идел буе. Әлегә урнаштыру урыны тәгаен билгеле түгел, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. “Болгарны саклаучы” скульптурасы ислам дине белән бәйле түгел. “Даши Намдаков борынгы төрки халыкларның гомуми мифологиясен генә сурәтләгән. Бу бернәрсә гә дә бәйле булмаган мөстәкыйль объект булачак”, - дип белдерде ул.
Аннары Болгар цивилизациясе музее белән Елга вокзалын карадылар. Хәзерге вакытта биредә эчке эшләр башкарыла. “Музейфикация эшенә керешү өчен барысы да тиз һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш”, - диде М.Шәймиев.
Елга вокзалында вакытта мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Галигә скульптура кую мәсьәләсе каралды. М.Шәймиев фикеренә караганда, ул күренеп тора торган урында бинаның беренче катында урнаштырылырга тиеш. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу карарны хуплады. Шулай ук вокзал түшәменә җәю өчен төрле материаллар карадылар.
Аннары 922 елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә исламны кабул итүгә багышланган Истәлекле билге каралды. Аны 21 майга кадәр тапшыру ниятләнә.
Соңыннан рәсми затлар Икмәк музее янында төзелә торган Болгар мәчете комплексын һәм мәдрәсәне карады. Хәзерге вакытта анда бизәкләү эшләре бара. Объектны июньдә “Изге Болгар җыены” бәйрәменә ачарга планлаштыралар.
Шулай ук Икмәк музеен да карадылар. Ул Татарстанда игенчелек һәм икмәк җитештерү тарихы музее булачак. Музей төзелеше буенча төп эшләр төгәлләнгән, объектны музейфикацияләү эшләре бара, ул шулай ук майда тапшырылачак.
Аннары Ислам кабул ителүнең 1123 еллыгына багышланган тантаналы чарага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз