.
Губернатор Наталья Комарова, үз чиратында, ХМАО белән Татарстан хезмәттәшлеге тарихының бай булуын, бу мөнәсәбәтләрнең аерым статуска ия булуын ассызыклады. “Татарстан белгечләре Югра нефтен тудыручылар”, дип ул ике төбәкне туганлык җепләре бәйләүгә аерым игътибар юнәлтте. Ул Себер нефть ятмалары “картая” барган бер чорда, түбән дебитлы, авыр нефтьле скважиналарны эксплуатацияләү буенча Татарстанда кулланылучы технологияләр һәм тупланган тәҗрибәнең Югра нефтьчеләре өчен бик кирәкле булына басым ясады. Шулай ук бездәге кече предприятиеләрнең инновацион алымнары да өйрәнү өчен кызыклы, дип саный.
Наталья Комарова ХМАО да яшәүче 100 меңнән артык татарның 7 иҗтимагый оешмага берләшүен, аларның милли үзбилгеләнү хокукларын саклау, үсеш өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.
Губернатор ике арада мәдәни багланышларның актив үсештәбулуын искәртте. Юграда хәзер татар китап фондын формалаштыру башланган. ХМАО га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүлгән китапларның беренче партиясе алынган. Үзенең туристлык брендын булдырган Югра белән Татарстан туристлык өлкәсендә дә уңышлы хезмәттәшлек итә алыр иде, ди ул. Ике төбәк арасында авиаэлемтәне җайга салу да хезмәттәшлек перспективаларын тагын да көчәйтәчәк.
Очрашу соңында Татарстан белән Ханты-Манси автономияле округы арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек буенча 5 елга яңа килешү имзаланды. “ХМАО системалы нигездә үзара технологияләр, идеяләр, товарлар, ресурслар алмашу белән кызыксына. Безнең Татарстан белән шул форматта эшләүнең унъеллык тәҗрибәсе бар инде. Беренче килешү 2002 елда имзаланган иде. Аны яңартып, үзебез билгеләгән юнәлешләр буенча алга таба барырга кирәк”, -дип белдерде губернатор Наталья Комарова. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, документ төбәкләргә үз потенциалына тагын да тирәнрәк карарга ярдәм итәчәк.