Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Люксембургның икътисад һәм тышкы сәүдә министры белән очрашты
2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургның икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Люксембургка эш сәфәре кысаларында узды.
ТР Президенты җылы кабул иткәне һәм Татарстан делегациясенә бай программа әзерләгән өчен Этьен Шнайдерга рәхмәт белдерде. “Без күп нәрсәләрне күрергә өлгердек, - диде ул. – Люксембург – бик матур ил, һәм шунысы аеруча мөһим – кешеләре ачык, алар хезмәттәшлек итү һәм алга таба мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксына”.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан һәм Люксембург эшкуарлары бер-берсен бик аз белә, әмма шунысы әһәмиятле - Татарстанның икътисади һәм инвестицион поенциалы хакында сөйләү мөмкинлеге барлыкка килде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Люксембург түгәрәк өстәленең эшенә югары бәя бирде.
Люксембургның бизнес-даирәләренә бүгенге көндә Татарстан территориясендә Ауропада һәм бөтен дөньяда билгеле эре компанияләр эшләвен күрсәтергә кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бу, аерым алганда, «Бошунг Холдинг», «Мерседес Бенц», «Федерал Могул», «Кнорр Бремзе», «Роквул» һәм башка компанияләр. “Алабуга” махсус икътисади зонасында чит ил компанияләре белән берлектә күп санда инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше һәм башка тармаклар Татарстан икътисады өчен төп тармаклардан санала.
Татарстан белән Люксембург арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен Люксембург компанияләрен уртак проектлар булдыру өчен җәлеп итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Россия территориясендә Люксембург предприятиеләре бизнесын оештыру өчен яхшы мәйданчык була алыр иде, дип ассызыклады ул.
ТР Президенты уртак проектларның икътисадның барлык өлкәләрендә дә булдырылу мөмкинлегенә ышаныч белдерде. Ул Люксембург бизнес-делегациясенең Татарстанга визитын оештырырга тәкъдим итте. “Без сезнең өчен уңайлы вакытта үзебезнең икътисади потенциалны тәкъдим итәргә, республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында сөйләргә әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Люксембургның икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер Татарстан делегациясен сәламләвенә шат икәнлеген белдерде. “Сез Россиянең икътисади яктан нык үскән бер төбәген җитәклисез, - диде ул. – Безгә ике якка да файдалы проектларны табарга кирәк”.
Этьен Шнайдер Рөстәм Миңнехановның Люксембург бизнес-делегациясе вәкилләренең Татарстанга визитын оештыру тәкъдимен хуплады. Ул 2012 елның ноябрендә Люксембург бизнес-делегациясе вәкилләренең Россиягә визиты оештырылуы хакында хәбәр итте, әлеге визит кысаларында Татарстанга да сәфәр кылу мөмкинлеге туарга мөмкин, диде ул.
Моннан, һичшиксез, файдаланырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Этьен Шнайдер кыскача гына Люксембургның икътисады һәм хәзерге халәте хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, инвестицияләр җәлеп итми торып ил бу дәрәҗәдә уңышлы үсеш кичерә алмас иде. Икътисад һәм тышкы сәүдә министрының сүзләренә караганда, бүгенге көндә банк секторы, ИТ-өлкә, логистика, шулай ук экология өлкәсе Люксембургның төп үсеш юнәлешләреннән санала.
Соңыннан Этьен Шнайдер, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары истәлеккә фотога төште.
Люксембургның икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер белән очрашуда Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин, Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз