Татарстан Джаухари Оратмагунның илче вазифасында сәфәр кылган Россиянең беренче төбәге булды. “Россия Президенты ышаныч грамотасын тапшырганнан соң, сәфәр өчен безнең төбәкне сайлавыгызга шатбыз”, -дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы илчегә.
Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) илләре лидерлары саммиты кысаларында быел май аенда Казанда чаралар узачагын хәбәр итеп, аларда Индонезия делегациясе дә катнашыр, Казан һәм Татарстан мөмкинлекләре белән танышыр, дигән өмет белдерде.
Республика башлыгы Татарстаннан Индонезиягә вертолетлар, запас частьләр, каучук, металл һәм пластмасса эшләнмәләр озатылуын искәртеп, бу исемлекне тагын да киңәйтеп булыр иде дигән фикерен җиткерде.
ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәгендә Индонезия торган саен күбрәк роль уйный бара. Аның башкаласы Джакартада АСЕАН оешмасының штаб-фатиры урнашачак. Әлеге оешма гомуми халык саны 500 млн булган һәм гомуми тулай төбәк продукты күләме 3 трлн доллардан артык булган илләрне берләштерә. Шуны күздә тотып, ТР Президенты Татарстан белән Индонезия арасында ике як өчен файдалы хезмәттәшлекне активлаштыру кирәклеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов Дубай инвестиция форумы кысаларында Татарстан делегациясенең Индонезия делегациясе белән очрашу мөмкинлекләрен карарга кушты.
Татарстанда Индонезиядән киңәйтелгән бизнес-миссияне май аенда KAZANSUMMIT форумына көтәләр. Искәндәр Мөфлиханов ул вакытта Индонезия бизнесменнары өчен аерым программа әзерләнәчәген, анда республика предприятиеләре белән танышуның да кертеләчәген җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Индонезиягә эшлекле сәфәрен оештыру буенча да күрсәтмә бирде,
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.