Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов республика “Ветераннар йорты”н төзүгә багышланган киңәшмә уздырды
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Казанда республика “Ветераннар йорты”н төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә күтәрелде. Күчмә киңәшмә РОСТО (ДОСААФ) бинасында узды. “Ветераннар йорты”н нәкъ менә аның мәйданнарына урнаштыру күздә тотыла.Проект хакында фикер алышуларда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев һ.б. катнашты.
РОСТО бинасының һәр катының мәйданы 1280 кв метр тәшкил итә. Бинаның беренче катындагы мәйданнар бүген өлешчә эшмәкәрләргә арендага бирелә. Рөстәм Миңнеханов бинаның беренче һәм икенче катларында булып, РОСТО (ДОСААФ)ның хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләрне хәрби-учет белгечлекләренә өйрәтү буенча эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү буенча лаборатор-гамәли дәресләр узган сыйныфларны карады.
“Ветераннар йорты”н төзү проектын бинаның беренче һәм икенче катларында гамәлгә ашыру ниятенә килгәндә, Президент беренче чиратта, бинаның бүгенге хәлен, инженерлык коммуникацияләренең, тәрәзә конструкцияләренең торышын тикшерү кирәк, дигән фикердә. Татарстан башлыгы шулай ук бинаның йөзен заманча итеп үзгәртү өчен, фасадны төзекләндерү, җылыту тәкъдимен кертте.
Президент Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратовка РОСТО (ДОСАААФ) бинасында урнашкан автомобиль йөртүчеләр әзерләү мәктәбен күчерү өчен кулай бина эзләү бурычын йөкләде. Ул һөнәри-техник училищеларның берсендә урнашырга мөмкин.
Республика “Ветераннар йорты” проекты кысаларында РОСТО бинасында яшьләрнең иҗтиагый оешмалары, кафе, ветераннар өчен чәчтарашханә, юридик һәм нотариаль консультацияләр үзәкләре һ.б. урнашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз