Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Эйдос” компаниясе җитәкчелеге Татарстанда “Медицина-биология технопаркы” проектын гамәлгә ашыру теләген белдерде
2012 елның 23 апреле, дүшәмбе
“Эйдос” компаниясе җитәкчелеге Татарстанда “Медицина-биология технопаркы” проектын гамәлгә ашыру теләген белдерә. Алар бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда җиткерде.
“Эйдос” җәмгыяте генераль директоры Рамил Гайнетдинов башта компания һәм аның Россия базарындагы инновацион эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Аннан аңлашылганча, базарда инде өч елдан артык билгеле булган“ Эйдос” җиһазлар һәм тренажер-симуляторлар җитештерү буенча махсуслашкан компания. Эшчәнлеге төп дүрт юнәлештә – автотренажерлар, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен тренажерлар, махсуслаштырылган роботлар һәм медицина симуляторлары җитештерү буенча алып барыла. Соңгы юнәлеш белән әле узган елдан бирле генә шөгыльләнәләр. Бүген “Эйдос-медицина” проекты “Сколково”ның эксперт коллегиясен узып, аның резиденты булган. Медицина симуляторлары планлы хирургиядә операцияләргә репетицияләр уздыру мөмкинлеген тудыра, табиб хаталарын булдырмаска ярдәм итә.
Компаниянең генераль директоры Рамил Гайнетдинов бүгенге очрашу вакытында Татарстан территориясендә “Медицина-биология технопаркы” проектын реализацияләү тәкъдиме белән чыкты. Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге, Россиянең һәм чит илләрнең медицина, инновацияле компанияләре аның потенциаль резидентлары буларак карала. 20 мең кв. метр мәйданда шулай ук инновацияле проектлар инкубаторын, конференцияләр залын, белегечләр өчен кунакханә, медицина вузлары вәкиллекләрен урнаштыру ниятләнә. Мондый технопарк төзүнең төп идеясе медицинаны алга таба үстерү, чит ил аналогларын үзебезнең эшләнмәләр белән алмаштыру, ил медицинасының дәрәҗәсен күтәрү белән бәйле. Әлеге инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен ышанычлы партнер эзлибез, дип искәртте Рамил Гайнетдинов.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республиканың әлеге проект белән җентекләп танышырга теләвен җиткереп, алга таба кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. “Бу, чыннан да, бик кызыклы идея. Бүген республикада алдынгы мәгълүмат технологияләре үсешенә зур игътибар бирелә”, - дип ассызыклады ул. Президент Татарстанда югары технологияле медицина үзәкләренең уңышлы эшләп килүенә басым ясады. Рөстәм Миңнеханов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга проект белән җентекләп танышып чыгуны, технопаркны республика териториясендә урнаштыру вариантларын карауныйөкләде. Президент әлеге проектның федераль үзәк тарафыннан хупланып, шәхси-дәүләт партнерлыгында финанс ярдәме алу мөмкинлеген дә кире какмады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз