Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Безне Латвия белән хезмәттәшлек итү кызыксындыра"
2012 елның 23 апреле, дүшәмбе
Татарстан компанияләре өчен транспорт һәм финанслар өлкәсендә Латвия белән хезмәттәшлек гаять кызыклы булыр иде. Бүген Казан Кремлендә Латвиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдгарс Скуя белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Республика башлыгы очрашуны ачып, илчегә Латвиянең эшлекле даирәсе делегациясе белән Татарстанга сәфәре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең бүгенге торышы һәм стратегик үсеш планы хакында фикер алышуга канәгать булуын җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Латвия арасында сәүдә әйләнеше динамикасының уңай булуына, шул ук вакытта анда Латвия товарларының өлеше бик кечкенә булуга, аны үстерү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Татарстанда предприятиеләр төзү мөмкинлеген каравыгызны, аларның, аерым алганда, махсус икътисади зона, технопарклар, индустриаль парклар кебек мәйданнарда урнашуын теләр иде”, - ди ТР Президенты.
Эдгарс Скуя, үз чиратында, Россия белән Латвия арасында мөнәсәбәтләр үсешен искәртеп, Татарстан белән мөнәсәбәтләрнең үзләре өчен приоритет саналуын хәбәр итте. Бүгенге очрашуда Латвия делегациясе әгъзалары Татарстан җитәкчелегенә банк өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдиме белән чыкты. Моннан тыш, Латвия Татарстан товарларын үзенең диңгез портлары аша үткәрүдә транзит хезмәтләре күрсәтүгә әзерлеген белдерә. Латвия ягы әлеге максатларны күздә тотып Түбән Новгород-Рига контейнер поездының маршрутын Казанга кадәр озайтып булыр иде, дип саный.
Хезмәттәшлекнең тәкъдим ителгән әлеге вариантлары ТР Президентында кызыксыну уятты. Ул Латвия банкирларына әлеге сәфәр барышында Татарстандагы коллегалары белән очрашырга тәкъдим итте. Президент Латвиянең транспорт мөмкинлекләрен “Татанефтехиминвест-холдинг” ның Директорлар советы утырышында аерым презентацияләргә кирәк дип саный. Республика башлыгы Латвия портлары белән танышу, аларның конкурентлык өстенлеген өйрәнү һәм Латвия эшмәкәрләре белән эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә шәхсән бирегә сәфәр кылу ниятен дә җиткерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз