Шушы вакыйга уңаеннан РФ эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимов Мәскәүдән килеп, ул башлап сүз алды һәм А.Хохоринга генерал-майор дәрәҗәсе бирү, ТР буенча эчке эшләр министры итеп билгеләү турындагы РФ Президенты Дмитрий Медведев 27 апрельда имзалаган Указны укыды. Яңа министрның биографиясе, хезмәти баскычлардан күтәрелүе турында сөйләп, эшчәнлегендәге уңышларга тукталды. Казан егетенең Россия Федерациясендә иң яхшылардан булган Татарстан кадрлар үстерү, белгечләрне хезмәт баскычларыннан югары этәрү мәктәбен узып, министр урынбасары югарылыгына кадәр җитүен, аннары Марий Эл Республикасында эчке эшләр министры булып эшләвен искәртте. “Артем Валерьевич килгәндә министрлык ил ЭЭМның территориаль подразделениеләре арасында күрсәткечләр буенча 76 нчы урында булса, Үзәк аппаратка киткәндә министрлык беренче унлыкка кадәр күтәрелеп, иң яхшылар рәтенә җитте. Артем Валерьевич сезнең өчен чит кеше түгел, вазгыятьне эчтән белә. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә сәләтле – моны Марий Элда министр булган чагында раслады”, - дип, иңенә салынган вазифаларны уңышлы үтәр дигән ышаныч белдерде. Алда Бөек Җиңү бәйрәме тантаналарын уздырасы бар, бу мәсьәләдә һәм алга таба да республика ярдәм күрсәтсә иде дип сорыйм, диде Мәскәү кунагы һәм министырны котлап, катлаулы хезмәтендә уңышлы эшчәнлек теләде.
С.Герасимов сүзләренчә, министр итеп билгеләгәндә А.Хохорин кандидатурасында тукталу очраклы түгел, биредә Татарстанда IT-технологияләр киң кулланылышта булуы, аның республика белән яхшы танышлыгы, хезмәттәге уңышлары үзенең ролен уйнаган.
Чыннан да, Артем Валерьевич бездә тәрбияләнгән кадр, республикабызда гына түгел, Үзәк аппаратта эшләп тә тәҗрибә җыйган, дип билгеләп үтте ТР Президенты Р.Миңнеханов. “Татарстан полициясе өчен катлаулы булган чорга туры килде ул вакыйгалар: сайлаулар, җәмгыятьнең сәяси активлыгы... һәм полиция хезмәткәрләренең ялгышлары - болар Татарстан полициясенә хас булмаган гамәлләрне ачты... Шушы чорда Артем Валерьевич кандидатурасын хуплаган өчен министр Рәшид Нургалиевка рәхмәт белдерәм”, - диде. Артем Хохоринны министр итеп билгеләнүе белән шәхсән үз исеменнән, Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исемнәреннән котлап, алга таба да полициягә һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез, дип вәгъдәләде. “Безнең Татарстан полициясенең дәрәҗәсе һәм имиджы югары булырга тиеш. Моңа кадәр ундүрт ел министр булып эшләгән Әсгать Әхмәт улы Сәфәровка рәхмәт белдерәм, ул безнең белән булды һәм ирешелгән казанышларда аның өлеше зур, Артем Валерьевич та шушы команданыкы иде. Шуны һич тә онытырга ярамый: тормышта сиңа буйсынмаган вакыйгалар була, без бу кешенең эшкә тулысынча бирелгән булуын аңларга тиеш, һәм аңа да ярдәм кулы сузачакбыз”, - дип, Р.Миңнеханов яңа министрга хезмәттә уңышлар теләде.