Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2012 елга билгеләнгән капиталь ремонт программасы 40%ка үтәлгән
2012 елның 11 мае, җомга
Татарстанда капиталь ремонт программасына кергән барлык йортларда эшләр башланган. Узган ике атна дәвамында 17 объектта эшкә керешкән. Моның турында бүген ТР Министрлар кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткән киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 10 майга кадәр 1 миллиард 603 миллион сумлык эш башкарылган, бу еллык лимитның 37 процентын тәшкил итә. Апас муниципаль районы бүлеп бирелгән лимитны тулысынча үзләштергән.
Барлык чыганаклардан капиталь ремонт программасына каралган 1 миллиард 762 миллион сум акча күчерелгән. Бу еллык лимитның 40 проценты. Бер төркем районнар торак-коммуналь хуҗалык фондыннан идарә итә торган компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте счетына акчаларны күчермәгән. Моңа бәйле ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципаль берәмлекләрнең җитәкчәләреннән әлеге мәсьәләне күзәтү астына алуларын сорады.
Фатирларга индивидуаль җылылык кертүгә килгәндә, Ирек Фәйзуллин 2012 елда 354 күпфатирлы һәм 231 шәхси йортларны аерым җылытуга күчерү планлаштырыла, дип хәбәр итте (барлыгы 5 мең 39 фатир). 15 сентябрьдә тәмамланырга тиешле эшләр расланган җитештерү графигы нигезендә алып барыла. Объектларда 17 подряд оешмалары җәлеп ителгән. Кирәкле материаллар һәм җиһазлар сатып алынган. 11 майга проект-смета документациясе 2 мең 775 фатирга эшләнгән, фасад газ үткәрү юлларын төзү буенча монтаж эшләре 2 мең 416 фатирда башкарылган, фатир эчендәге газ үткәрү юллары һәм җиһазлар 1 мең 959 фатирда монтажланган, ә җылыту, салкын һәм кайнар су системалары белән тәэмин итү – 138 фатирда.
Киңәшмәне тәмамлаганда Рөстәм Миннеханов йортларны, шулай ук мәктәпләрне капиталь ремонтлау, ике контурлы казаннарны урнаштыру, “Чиста су” програмасы буенча эшләрне җәй дәвамында тәмамларга кирәклеген ассызыклады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз