Татарстанда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешенә өстәмә рәвештә 600 миллион сум бирелергә мөмкин

2012 елның 11 мае, җомга
Татарстанда өстәмә акчалар беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү сәламәтлек саклау учрежденияләрен төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыру өчен бүлеп бирелергә мөмкин. Моның турында ТР Министрлар кабинетында узган киңәшмәдә әйтелде.

ТР Президенты Рөстәм Миннеханов республиканың сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын уңышлы тормышка ашырганы өчен 603 миллион сум күләмендә федераль бюджеттан өстәмә акча алуын искә төшерде.

Ул бу акчаларны беренчел звено медицина учрежденияләрен үстерергә, шул исәптән яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзүгә юнәлтергә тәкъдим итте. Шулай ук ТР Сәламәтек саклау министры Айрат Фаррахов ашыгыч ярдәм күрстәү өчен яңа машиналар сатып алырга акча бүлеп бирү мәсьәләсен карарга сорады. Хәзерге вакытта эре шәһәрләрдә машиналар санына бәйле зур проблемалар бар. Президент бу мәсьәлә хакында уйларга вәгъдәләде.

Исегезгә төшерәбез, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү сәламәтлек саклау учрежденияләрен төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт ясау программасы 1 елга исәпләнгән. Программа тулаем алганда 330 миллион сум тора.

Программа 52 фельдшер-акушерлык пунктларын төзүне, авылларда башлангыч һәм белем бирү мәктәпләрендә урнашкан 6 фельдшер-акушер пунктына капиталь рәвештә һәм агымдагы ремонт ясауны, 7 амбулатор-поликлиника учрежденияләренә капиталь рәвештә һәм агымдагы ремонт ясауны, эшләп килә торган 300 фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь рәвештә һәм агымдагы ремонт ясауны үз эченә ала.

Программага заказ бирүче итеп Төп инвестицион-төзелеш идарәсе билгеләнгән, проект ясаучы итеп - «Татинвестгражданпроект». Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк торак пунктлар билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International