ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре, профессор Әкмалетдин Ихсаноглудан “KAZANSUMMIT 2012” ачылу уңаеннан хат алынды.
“Сезгә һәм Татарстан халкына Казан саммиты уңаеннан ихлас котлауларымны ирештерәм. Әлеге саммит бөек республикагыз белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы икътисади хезмәттәшлек өчен җитди платформа төзү буенча Сезнең тәвәккәллегегезнең ачык чагылышы. Казан саммиты Россия белән мөселман дөньясы арасында традицион икътисади багланышларны ныгытуда нәтиҗәләр бирер, дип ышанам. Казан саммитына уңышлар телим, мөмкинлектән файдаланып Сезгә һәм Татарстанның бөек халкына тирән ихтирамымны белдерәм”, - дигән юллар бар анда.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.